УХЫЛДА’У ф. 1) Симезлек, авыру, хәлсезлек аркасында авыр итеп тын алу. Бераздан, ухылдап, хәзрәт килеп керде. М.Әмирханов. Аннары ручкасын өстәлгә атып бәрде: – Юк, куя алмыйм, – диде ул, юри бүлмә буйлап йөрәген тоткан хәлдә ухылдап йөри-йөри. Ф.Садриев 2) Сыкранып, сызланып, хәлсезләнеп ахылдау; ах-вах килү. Ухылдап менеп җиткән Исхакны да алар игътибарсыз калдырмады. А.Гыйләҗев. Шәмсүн, авыр ухылдап, йөзтүбән әйләнеп ятты. А.Вергазов 3) Көчле шаулау (дулкыннар, җил һ.б. тур.). Идел үзенә хас ритм белән ухылдап сулыш ала. Р.Низамиев. Эре йолдызлар астында төнге Һинд океаны ухылдап ята. М.Галиев 4) Ух дигәнгә охшаган тавыш белән кычкыру (ябалак тур.). Көне-төне ухылдап, бар дөньяга моң-зарын таратучы ябалак та, төн буе гашыйк җаннарга мәдхия җырлаучы сайрар кошлар да тынып калды. Г.Тарханова // Шундый тавышлар чыгару (техника һ.б. тур.). Вокзалда ташкүмер исе, манёвр паровозларының ухылдавы, су алып торган паровозның чыжылдавы, гармун, җырлау, елау, команда тавышлары иде. М.Мәһдиев Ухылдап алу Аз гына ухылдау; бер тапкыр ухылдау. Мәче башлы ябалакның ухылдап алганы да ишетелә. Т.Миңнуллин. Ара-тирә ыңгырашып, ухылдап ала. Г.Гыйльманов Ухылдап җибәрү Кинәт ухылдый башлау. Аннары ул тирәкләр күләгәсенә таба атлады, әмма кинәт кенә туктап калды һәм кулларын ян-якларына чапкалап ухылдап җибәрде: – Ах, кадалсын ла иде! Э.Касыймов Ухылдап йөрү Озак вакыт дәвамында ухылдау; һаман ухылдау. Рәсәй буйлап үч Соңгы сулыш белән Ухылдап йөри ---. Ф.Яхин Ухылдап кую Бер мәртәбә ухылдау. Бер кисәге нәкъ чиләккә төште бугай – чиләк әллә нинди кызганыч тавыш чыгарып ухылдап куйды. А.Тимергалин. Кайдадыр ябалак ухылдап куя, яисә башка бер кош тавыш биреп ала да янә бар җир тынып кала. З.Мурсиев Ухылдап тору Даими, бертуктаусыз ухылдау; хәзер ухылдау . Төне буе тонык кына ухылдап торган Идел флотилиясе пароходлары да, моторлы һәм моторсыз көймәләр дә – барысы да каядыр посканнар. Г.Әпсәләмов. Әнә бит ниндидер сәер гөрелте тавышы ишетелә, бөтен тирә-як гүләп, ухылдап тора. Г.Гыйльманов Ухылдый башлау Ухылдарга тотыну. Әле яңа гына тыныч дулкыннар йөгертеп уйнаган назлы диңгез дә, куркыныч кара төскә кереп, дулый-дулый чайкала, ухылдый башлады. З.Мәхмүди |