УХ ы. 1) Көчле теләкне белдергәндә, шул мәгънәне тагын да көчәйтү өчен кулланыла. – Ух, малайлар, итле аш ашыйсы килә! – дип куйды ачлыкны авыр кичерүче Расих. Ф.Яруллин 2) Соклану, шаккату, ис китү, гаҗәпләнү, шатлану, сөенү хисләрен белдергәндә көчәйтү төсмерен өстәп кулланыла. – Ух, нинди биек! – ди Газинур һәм аяклары, куллары белән усакка кысла кебек ябыша. Г.Әпсәләмов. Ух, яратам кунакка йөрергә! Х.Ибраһим 3) Ярсу, ачулану, тиргәү, рәнҗү, зарлану хисләрен тирәнрәк, көчлерәк итеп белдерү өчен кулланыла. Ух, бөтенесен ватып-кырып, томалап бетерәсе иде шуларның! А.Гыйләҗев. У-ух, кеше түгел син, абый! З.Мәхмүди 4) Канәгатьләнү хисенә тирән эмоциональлек өстәү өчен кулланыла. – У-ух, шәп булды бу! – диде ул судан чыккан эт кебек кагынып һәм миңа эндәште. З.Мәхмүди. Ух, Аллага шөкер, бер-бер хәл булдымы әллә, дип торам. А.Фәләх 5) к. уф ( 2 мәгъ.) . Бу юлы ул үзе дә, ох, өшим, ух, туңам, дип калтырана кебек. Н.Дәүли. Ух, баш мең кыйпылчыкка ярыла-а! Н.Гыйматдинова 6) к. уф ( 3 мәгъ.) . – Ух, харап булдык... – дип кенә әйтә алды. С.Сабиров. Ух, ычкынды кабахәт. Р.Сәгъди |