УФЫРУ ф. к. уфылдау . Карт ниндидер тирән сагышлану белән уфырып тын алды. А.Хәлим. Нигәдер: «Ничек дөньяларында яшәп бетәргә хәзер? Их-ма, хәсрәте», – дип уфырмыйсың әле син. Н.Гыйматдинова Уфыра башлау Уфырырга тотыну. Барыгыз да уфыра башласагыз нишләрмен ---. Кызыл таң Уфырып йөрү Гел, һаман уфыру, озак вакыт дәвамында уфыру. Әнисенең елап туктагач уфырып йөрүенә түзә алмаган Әмир: – Җитте сиңа үз-үзеңне бетереп йөрергә! Гаеп Сәвиядә, көтә белмәгән, – дип әйтеп салды. Т.Галиуллин Уфырып кую Бер тапкыр уфыру. Хатын, Алексей савытына сөт өстәгәндә, иелебрәк елмайды да: – Арту көтәсезмени? – дип уфырып куйды. Х.Камалов |