УФЫЛДА’У ф. 1) Берәр физик яки рухи халәттән авыр, тирән сулап көрсенү, уф дип кую. Зөһрә апаның уфылдаганын, ахылдаганын тыңлап барган Хәкимҗан абзый: – Әкрен! Кеше ишетмәсен! – дип җикеренде. А.Гыйләҗев 2) к. ухылдау ( 4 мәгъ.) . Шул төн кошы уфылдый... Н.Сафина. Төн уртасында ябалакмы шулай уфылдый? Р.Камал 3) Тирән һәм авыр итеп сулау; уфылдаган тавышлар чыгару (хайваннар тур.). Хәләф Борһанович[ка] --- яшь үләнгә туйган сыерның уфылдаганы, кәҗәләрнең мырт-мырт күшәгәне, канат астыннан туганнары этеп чыгарган каз бәпкәсенең пипелдәп әнисен чакырганы ишетелде. Т.Гарипова. Уенчыклар әрҗәсеннән, уфылдый-уфылдый, Аю килеп чыга: – Сәгать ничә? С. Гаффарова 4) күч. Көчле һава агымы, шау тудыру; шаулау; шаулаган тавыш чыгару (җил, дулкыннар тур.). Диңгезнең, суык тидергән кәефсез карт кебек, әкрен генә уфылдаган, ыңгырашкан тавышы ишетелә иде. Ш.Камал. Җылы җилләр – минем холкым, сине сагынып уфылдый. Р.Әхмәтҗанов 5) күч. Уф дигәнгә охшаган тавышлар, авазлар чыгару. Машина чекелдәде, тәкелдәде, уфылдады. Г.Афзал. Якыннан гына, уфылдап, поезд үтеп китә. А.Гыйләҗев. Кыскыч, каргаборын, чүкеч кебек эш кораллары үзләренең чиратын көтә. Менә алагаем өргеч уфылдый, гыжлый – үзенең вазифасын башкара. Р.Низамиев 6) Кайгыру, борчылу; үкенү, зарлану. Дөрес, Сәхипҗамал җиңги елак хатыннар кебек бертуктаусыз уфылдамый, сукранмый, сыкранмый һәм шуның белән Гөлшәһидәнең күңелендәге борчуны бермә-бер арттыра иде. Г.Әпсәләмов Уфылдап алу Бераз, бер тапкыр уфылдау . Карт тагын уфылдап алды, тагын ике кулы белән башына ябышты: – Алла каргышы төште миңа, балакайлар, Алла каргышы... Н.Акмал Уфылдап йөрү Озак вакыт дәвамында уфылдау; гел, һәрвакыт уфылдау. Редакция коридорларында да: «Кичә бәрәңгене алып бетердек, чыгуын шәп чыга, ну бүген тәннәр авырта», – дип уфылдап йөрүчеләр байтак. Татарстан яшьләре Уфылдап кую Бер тапкыр уфылдау . Акланырга сүз тапмады Моназыйр, уфылдап кына куйды. М.Хуҗин. Янгын хәлләрен ишеткәч, Гөлфия уфылдап куйды. М.Маликова Уфылдап тору Даими, әледән-әле яки шактый вакыт уфылдау; әле, хәзер уфылдау. --- бер түшәмгә, бер идәнгә, бер тәрәзәгә карап шактый уфылдап торгач, Нәҗип, кызарып, Хамисәгә борылды һәм, кипшенгән иреннәрен ялап, нәрсәдер мыгырдый башлады: – Хамисә... син әлләни уйлый күрмә... мин... Ә.Дусайлы. Бу әкәмәткә шаккатып уфылдап торганда, әлеге күренешне аңлатып китүче җәяүле дә табылды ---. Сәхнә Уфылдый башлау Уфылдарга тотыну. Ресторан пешекчеләре әзерләгән барча нигъмәткә, берсен дә рәнҗетмичә, игътибар күрсәтә торгач, өчесе дә, сабаннан хәлсезләнеп кайткан кешеләрдәй, авыр сулый, уфылдый башладылар. Т.Галиуллин. – О-о-о, ү-ү-ләм... э-э-э, а-выр-та-а... үләм... – дип уфылдый башлаган ул, аларны күрүгә. Р.Вәлиев |