УФТАНУ ф. 1) к. уфылдау ( 1 мәгъ.) 2) Зарлану, авырсыну. Бөтен уе-фикере үз эчендә генә – зарланырга яки уфтанырга бер дә яратмый. Ә.Еники. – Урта мәктәп кенә шул, – диде Вәли, уфтанып. Ф.Җамалетдинова 3) Үкенү, үкенеп борчылу. Ләкин барыбер манма су булды, тик моңа тамчы да уфтанмады – чөнки барыбер көне җылы, матур иде! М.Вәлиев. Татарча бер сүз белмәгән оныгын сөйгән әбинең: «Үзебез генә гаепле, балачакта татар теленең, татар кешесенең беркемнән дә ким булмавын аңлата белмәдек», – дип уфтанганын күрдем. Р.Рашат // Гомумән борчылу, пошыну. Кеше үз тормышында бер генә якын кешесен югалтса да, гомере буе уфтана, оныта алмыйча иза чигә. М.Хәсәнов. Алар, хәзер нишләргә, ничек тормышка җайлашырга, ни кылырга, дип кайгырышып, уфтанып та утырдылар. Х.Камалов Уфтана башлау Уфтанырга тотыну. Казанга килүенә ел тулганчы ук, 1908 елның 23 июнендә шагыйрь бу даирәдән зарлана, уфтана башлый. Р.Фәтхрахманов Уфтанып алу Бераз гына яки бер тапкыр уфтану. – Их, әткәй дә кайткан булса! – дип уфтанып алды Әхтәм, тәбикмәк ашарга утыргач. Ә.Моталлапов. Әнисе бу хәлгә бераз уфтанып алды. Ф.Яхин Уфтанып йөрү Һаман, гел уфтану. Мөслах карт, чир эләкмәгәнгә уфтанып йөри торгач, бая әйткәнебезчә, уттай кызышып уянды. Ф.Яруллин Уфтанып кую Бер тапкыр уфтану . Әби дә авыр сулап уфтанып куя: – Мидхәтем якынрак иде шул. Р.Габделхакова. Әнием: «Укырга уйлый икән һаман», – диде дә, тавышын чыгармый гына, күкрәк төбеннән уфтанып куйды. Г.Якупова Уфтанып тору Әле, сөйләү моментында уфтану . Волгоград кунагы уфтанып торды да башлыгын эзли башлады. Кызыл таң |