УФЛА’У ф. к. уфылдау . Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә «Приют» дип язылган язуны күрде, тагы бер уфлады да хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады ---. Г.Исхакый. Ник уфлыйсыз? Миңа бит белергә кирәк. Кайчаннан авырый әле? Сөембикә Уфлап алу Берара, бераз уфлау. Вакыт-вакыт уфлап ала да тагын эшенә керешә Уфлап йөрү Әледән-әле, даими уфлау. Уфлап йөрүчеләр күп булыр, барысын да тыңлый башласаң... Кызыл таң Уфлап кую Бер тапкыр уфлау. Зәйни, ертык гармун шикелле, озын гына бер уфлап куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде. Ә.Еники. Бәндәләргә төшкән шул афәттән Бер чайкалып уфлап куясың. Н.Нәҗми Уфлап тору Һәрвакыт уфлау; хәзер, шушы вакытта уфлау. Уфлап тормагыз әле! Баш катырмагыз әле! Л.Лерон Уфлый башлау Уфларга тотыну. Әби тагын уфлый башлады инде |