УФ ы. 1) Ару-талу, сызлану, әрнү, газаплану, кайгыру, эч пошу, борчу, үкенү, зар хисләрен белдерә. Уф, баш авырта башлады. Г.Афзал. Уф, арыдым мин, ары бер адым атларлык та хәлем юк... Г.Гыйльманов. Уф, табаны салкын су белән юасы була инде – менә монысы бер дә күңелле эш түгел. А.Әхмәтгалиева

2) Курку, кот очу, шомлану, шикләнүне белдерә. Уф, котымны алды. З.Хәким. – Уф, куркыттың, диде ул, битен сыпырып. И.Диндаров

3) Берәр авыр эштән, хәвефле вакыйгадан соң җиңеләеп, тынычланып калуны белдерә. «Уф, котылдым бугай, эздән яздырдым кабахәтләрне», дип, иркен сулап куйды Нурулла. Г.Әпсәләмов. Уф, ярый әле төш кенә икән, дип сөенеп уянам... М.Вәлиев

◊ Уф алла арбасы Әйбер ташу өчен кулланыла торган бәләкәй арба, кул арбасы . Исмәгыйль исә көн дә бурлак кебек уф алла арбасы белән якын-тирәдәге йортлардан калдык азык-төлек җыеп йөри. З.Мәхмүди. Шуңа да малай икмәк арасыннан зәңгәр чәчәк үләне җыюның, уф алла арбасы белән печән ташуның, кием-салымга, төрле әйберләргә кытлыкның ни икәнен белми дә, аңламый да. Ә.Закирҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә