УУ ф. 1) Нәрсәне дә булса кул белән ышку, басып, кат-кат сыпыру. Малай өметсезләнеп ишеккә карый, нәни йодрыкларын йомарлап, күз тирәләрен уа. А.Гыйләҗев. Ике кеше бергә егылса да, һәркайсы үз шешен уа. В.Имамов 2) Берәр нәрсәне үз-үзенә ышку. Председатель әйтеп куйды, Учларын уа-уа: – Кыска тотыгыз, егетләр, Соңыннан банкет була. Г.Афзал. Ул, кулларын уа-уа, дәртләнеп үк йөри башлады. В.Имамов 3) Тәнгә нәрсә дә булса ягу, сылау, ышку (массаж ясаганда һ.б.ш.). Аңа, Галиуллага, хәзер спирт бирделәр, ә ул аның белән аягын уа... А.Алиш. Элек аякларын карады, ниндидер төнәтмә белән уды, аннары кара чүпрәк белән бәйләгән күзен ачтырды. М.Хәбибуллин 4) сөйл. Кат-кат ышку, сыпыргалау, массаж ясау. Әллә бу карт әнинең аркасын уарга мунчага кереп чыгар? М.Мәһдиев. Арканы уарсың, миллек белән чабарсың, өстеңне сал, давай. В.Имамов 5) Кер юу. Яше туксанда булса да, киленнәргә бер мәшәкате дә тими: үз пычрагын үзе җыеп, үз керен үзе уа. Г.Әдһәмова. Вакыты булган саен кер уды. Ф.Җамалетдинова 6) Йомшарту, каткан кердән чистарту өчен, берәр нәрсәне үз-үзенә ышку. Чалбар балакларын уу. Курткасындагы балчыкны уу. Кәгазь уу 7) Берәр нәрсәне изеп, укмаштырып, төерләр, кисәкләр барлыкка китерү. Соңгы уч оннан боламык уып ашалды... Г.Гыйльманов 8) Угычта кырып, төеп һ.б. рәвешле ваклау, порошок яки таралучан масса хәленә китерү. Аннары без икәүләп Барсаның аякларын юып, җәрәхәтләренә киптерелгән бака яфрагын уып сиптек тә йомшак чүпрәк белән кысып бәйләп куйдык. Г.Галиева Уа башлау Уарга тотыну. – Юньләп аңлатыгыз ла! – диде Альберт һәм, мәзәк күрәчәгенә куангандай, кулларын уа башлады. А.Тимергалин Уа бирү Ууын дәвам итү. Кирегә юл юклыгын хатын яхшы аңлый, шуңа, апасы авылга кайткан төмсә көнне каһәрли-каһәрли, һаман кер уа бирде... Ф.Җамалетдинова Уа тору Берәр эш-хәлгә кадәр уу; өзлексез уу. Эшең булмаса, тун итәгеңне булса да уа тор, дигәндәй, алъяпкычына бөрелгән балаитәкләрнең әле бер, әле икенче почмагын бөтәрләде дә бөтәрләде Тәслимә. Р.Рахман Уа төшү Бераз уу; тагын да ныграк уу. Байтак уа төшкәч, Зөмәрә татлы мышнап черем итеп китте. Х.Камалов Уып алу Тиз генә уу. Ногайбәк ага учын учка уып алды. А.Хәсәнов. Үзен тынычландыру өчен, гадәтенчә, сул кулы белән күзләрен уып алды. Т.Галиуллин Уып җибәрү Кинәт, искәрмәстән уу; бераз, беркадәр уу. Җәт-җәт барган көйгә уч төбеңә җылы сулыш өреп аласың да, кызлар күрмәгәндә, колакларыңны уып җибәрәсең – берни түгел, туңу кая инде ул, ут булып кызыша башлыйлар әле хәтта. Р.Мөхәммәдиев. Бәрәңгене пешерергә куйганнан соң, иттарткычтан чыгарылган итне суган, тоз, борыч белән болгатып (кайчагында берәр кишер дә уып җибәрәм), майлы табада кыздырам. Ватаным Татарстан Уып кую Алдан яки тиз арада уу. Ул чыгып киткәч кенә, полковник, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, маңгаен уып куйды. М.Маликова. Ул, үз уйларыннан үзе ләззәтләнеп, тәне кымырҗып, тез башларын уып куйды. Э.Шәрифуллина Уып ташлау Тиз арада уу. Әмма аның шөпшә кебек нечкә билле, чандыр гына, сөяктән генә төргән хатыны бар, ире берәр көнне салып-нитеп кайтса, әлеге чандыр хатын тегене умач итеп уып ташлый ---. М.Мәһдиев Уып тору Әледән-әле яки берөзлексез уу; әле, хәзерге вакытта уу. Башта тәмләп киерелеп, аннары ике күзен уып торганнан соң, мине күреп алды. А.Хәсәнов |