УТЫРЫШЧЫ и. махс. 1) 1917 елга кадәрге Россиядә нинди дә булса дәүләт яки суд учреждениеләре эшен тикшерүдә катнашучы. Утырышчы булуы белән горурлануы аның йөзенә үк чыккан иде. М.Галәү. Утырышчы вазифасы йөкләнде

2) Совет чорында халык судында карала торган эшләрне тикшерүдә катнашу өчен хезмәт ияләре арасыннан сайланып куелган вәкил; русчасы: заседатель. Юллар мине бүген суд залына утырышчы итеп китерде. И.Юзеев. Шуңа да тыныч тормышта ул, төп хезмәтеннән тыш, җәмәгать эшләрендә катнашкан, халык судында утырышчы вазифаларын да башкарган. Туган як // Суд эшенә катнашу өчен сайлап куелган кешеләрнең берсе. Нигә унике кеше дигәндә, аларда присяжныйлар суды бар, анда унике утырышчы. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә