УТЫРЫШУ ф. урт. юн. к. утыру. Әйбәтләп утырышкач, Гамил, чалбар кесәсеннән ике пәрәмәч чыгарып, Өлфәткә тоттырды. А.Тимергалин. Алданрак килгәннәр эскәмияләргә утырышты, соңга калганнар идәнгә тезелеште. А.Әхмәтгалиева Утырыша башлау Утырышырга тотыну. Озак та үтми, кунак өйнең ишек төбенә кыңгыраулы атлар килеп туктады, һәм кодалар, чыгып, шуларга утырыша башладылар. Ә.Еники. Өстәл янына утырыша башлаганда гына, ишек кыңгыравы зеңгелди. З.Хәким Утырыша тору Алдан, ниндидер эш эшләнгәнче, шуның белән бер вакытта утырышу. Ләкин Риза Рәҗәпов кабинетыннан чыгуга ук: – Сез утырыша торыгыз, мин хәзер кайтам, – дип, күздән югалды. Г.Кутуй Утырышып алу Тиз генә утырышу. Табынга утырышып алгач, Шәмсүн алтын йөгертелгән бәллүр рюмкаларга әрмән коньягы агызды да сүз башлады: «Бүгенге мәҗлесебез минем сабакташ дустым Рәфиснең совхозыбызга урнашып эшли башлавы уңае белән оештырыла». А.Вергазов Утырышып бетү Барысы да утырышу. Утырышып беткәч, машина алга ыргылды, гүя ул тизрәк тормыш кайнаган җиргә – кешеләр арасына омтыла иде. Ә.Сафиуллин. Без утырышып бетү белән, теге чибәр хатын кереп, Президент колагына нәрсәдер пышылдады. З.Зәйнуллин Утырышып тору Даими, әледән -әле утырышу; әле, хәзерге вакытта утырышу. Аның уң ягында Гайшә, сул ягында Әминә җиңел кисияләргә төренеп утырышып торалар. К.Тинчурин |