УТЫРЫШ и. 1) Утыру хәле; утыру рәвеше. Кыз утырышын үзгәртми һәм сүзгә кушылмый гына тыңлый иде. А.Шамов. Дәрес вакытында, кеше күрми әле дип, берәр кыз бик бирелеп борын чистартамы, мәктәпкә килеп тырнак астын тикшереп утырамы, урындыкка утырыш рәвешләре – барысы да сизгер, усал, күзәтүчән Альберт күзе аша уза һәм үтергеч бәя ала. Р.Батулла

2) Нинди дә булса оешма, коллектив әгъзаларының берәр мәсьәләне карау, хәл итү өчен үткәрелә торган кыска җыелышы, киңәшмә. Керү белән Җәмилне Кадыйров түр кабинетка – утырышлар уза торган якка алып кереп китте. Н.Әхмәдиев. Утырыш барганда исә авызыма су кабам – әйтерсең бер катышым да юк... Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә