УТЫРУ ф. 1. 1) Аяк өсте басып торган яки яткан хәлдән аякларны сузып, салындырып яки бөкләп, арт белән урындыкка, идәнгә һ.б. тиеп урнашу. Разия, ут кабызмый гына, караватына барып утырды... А.Алиш. Йокы төшәсе юк иде, шуны аңлап, карчык тагын торып утырды. А.Әхмәтгалиева 2) Шундый торышта булу. Галимҗан абый баш өстенә җәймә корган, талчыбыктан үргән кәнәфидә утыра. А.Хәсәнов. Хөршидәттәй ялгыз түгел, олы якта самавыр янында бер ят әби дә утыра. А.Тимергалин 3) Кая да булса бару өчен берәр транспорт чарасына урнашу, шуннан урын алу. Ул үзенең, бар дөньяга кул селтәп, беренче очраган поездга утырып китүенә сөенеп бетә алмады. Р.Вәлиев. Бер үк машинага утырып кайттылар. Г.Гыйльманов 4) сөйл. Нинди дә булса эштә булу, шул эшкә ныклап урнашу һәм озак эшләү. Беләсең: кайчандыр монда, идарә башында, нефтьчеләрнең иң зур җитәкчесе булып, минем төпчек улым утыра иде. А.Гыйләҗев. Картлар әйтмешли, күбесе Татарстаныбызның олы шәһәрләрендә зур урыннарда утыралар икән. Н.Гариф 5) Нинди дә булса урында озакка яшәргә калу; төпләнү. Бәхәссез, бу сүзләрдә дә Батый хан үзе генә белгән тирән мәгънә ята: яубаш Атилла бабасы нигезләгән калада утырып калу турында да уйлаган. М.Хәбибуллин 6) Билгеле урында, рәвештә, максатта вакыт үткәрү; кайдадыр булу. Тукта, без бит концертта утырабыз лабаса!.. Ә.Еники. Биш минуттан ул кечерәк кенә тамаша залында икенче рәттә утыра иде инде. А.Тимергалин 7) Кайда да булса даими рәвештә яки озак вакытлар булу, беркая да чыкмый тору. Заһидлар төсле өйдә утырып торырга кирәкмени? Г.Исхакый. – Өйдә булмыйча кайда булсын? – диде Фатихәттәй, Мансурның өйдә утыруын яратмавын ап-ачык сиздертеп. Г.Әпсәләмов 8) Билгеле бер урынга урнашу, билгеле бер җирдә төзелү. Гомәр дәвалана торган санаторий урнашкан Алып каласы Ай-Петри кыясы белән Кара диңгез арасына утырган. Г.Рәхим. Сазлык, су өстендә утыра бу авыл. Кызыл таң 9) Тоткынлыкта булу; ирегеннән мәхрүм ителгән, ябылган булу. Өч ел утырып чыкты, әмма акыл кермәде үзенә. Г.Гыйльманов. Кияү, Фәниснең төрмәгә утырганын белеп, хатын ягындагылардан тагын да ераграк торуны кулайрак күрде булса кирәк. Д.Гыйсметдин 10) Хәрәкәт итүдән, очудан туктап, бер урынга куну, шунда хәрәкәтсез тору (кошлар, бөҗәкләр тур.). Ә анда, мүк өстендә, гаҗәеп бер күбәләк утыра иде. Р.Фәизов. Ябалдашы киселгән тупылда ала карга утыра. Р.Рахман 11) Җиргә яки башка берәр нинди өслеккә төшү; хәрәкәт итүен туктату (оча торган техника, парашют һ.б. тур.). Шул тирәдә эшләүчеләр, «бу ни хәл» дип, самолёт утырган җиргә йөгерәләр. М.Әхмәтҗанов. Вертолётлар утыра торган мәйдан – җил оясы. Ялкын 12) Кая да булса төшү, куну; берәр нәрсәнең өстенә яки төбенә җыелу (һавада очып йөргән нәрсәләр яки сыеклыктагы кисәкчекләр тур.). Ләкин тора-бара аның суы саеккан, чүпләнеп, төбенә ләм утырып һәм ярлары ишелеп, агудан бөтенләй диярлек туктаган, аннары ярның сөзәк урыннарына җәелеп, үтеп чыккысыз бер сазлык хасил иткән. М.Галәү. Өстәл өсләренә, сыннарга калын катлам булып тузан утырган. Н.Акмал 13) Нәрсә дә булса килеп терәлү, кадалу, тыгылу. Тамакка балның ачысы утыру // Шуңа охшаш хис барлыкка килү. Куркыныч уйдан Әлифәнең сулышы киселде, тамагына ачы төер утыргандай булды. М.Маликова 14) Кая да булса нык яки тирәнгә кереп урнашу. Карынчыкта зур пуля утыргач, йөрәк бүтәнчәрәк типкәндер. Х.Камалов 15) Җиргә, суга бату, сеңү, иңү. Өч кат йорт биеклеге салгач, [завод] стенасы утырды. С.Рафиков. Аннары инде нигезгә яңадан балчык ташыйлар, йорт утырмасын өчен, балчыкны кире үз урынына төеп тутыралар. М.Зарипов 16) Нинди дә булса тоткарлыкка очрап, төртелеп туктау, алга бара алмау . Дүрт кеше менгәч, көймә сайга утырды, ләкин, тирәнгәрәк керткәч, әле аның тагын ике малайны рәхәтләнеп күтәрә алуы беленде. А.Тимергалин 17) Басылу, тыгызлану (көпшәк матдәләр тур.). Шулай да бер вакытны ямьле яз ишек кага: кар утыра, челтәрләнә, ачыла башлый, без, малай-шалай, иреккә ыргылабыз, кар сулары агыза башлыйбыз, аннары куйларны (бездә нигәдер сарык димиләр, күбрәк куй дип сөйлиләр) инеш аръягындагы чалуга, ягъни болынга алып чыгабыз; бу вакытта инде терлек азыгы такы-токы гына калган була. Г.Әпсәләмов 18) Юешләнүдән, дымланудан кыскару, тараю, кечерәю. Чуар күлмәк [кызның] гәүдәсен зифа күрсәтсә дә, бераз утыра төшкән иде бугай. С.Рафиков. Йон әйберләрне саклык белән юарга кирәк, аларны ышкырга, борырга бик ярамый, утырырга мөмкиннәр. Сөембикә 19) Гәүдәгә, өскә берәр форма, кыяфәт биреп тору (кием тур.). Гаскәри кием аның өстендә ят утыра. Ш.Усманов. Кием өстә ямьсез утыру 20) Үсешнең билгеле бер стадиясендә булу, хәлдә булу (үсә торган үсемлекләр, агачлар тур.). Борчак – орлыгын гына кайтарган, карабодайны инде анысын әйтәсе дә юк: чәчәктә утырганда ук эссе куырган. Г.Бәширов. Җил йөри шаярып-шатланып, Бөредә утыра имәннәр. Д.Сирай 21) Үзеңне нәрсәдән дә булса чикләү; билгеле бер режим, рацион сакларга мәҗбүр булу. Хезмәттәшем һәм фикердәшем, үзендә диабет чире чаткылары сизелүгә, катгый диетага утырды. Т.Нәҗмиев. Икенчедән, Алматыга кайтып җиткәч, ике көн җиләк диетасында утырып, җимеш күрмәс хәлгә җиттек. Р.Гыйлемханов // Ябыгырга теләп яки башка сәбәп аркасында бер төрле азык белән генә туклану. Күпләр көннәр буе төрле сайтларда ябыгу рецептлары эзләп, коры суда, кефирда утыра яки, тәүлек буена бер алманы кимереп, бер генә размер булса да кечерәк кием кию турында хыяллана. Өмет. Бабай кайткач карчыгына сөйли, врач сөттә генә утырырга кушты, ди. Заман сулышы 22) Формалашып бетү; ныгу; даимигә әйләнү (холык, дөньяга караш һ.б.ш. тур.). [Гәүһәр] тормышта күбрәк күргән, холкы да утыра төшкән. Г.Әпсәләмов. Ул киткәндә, ике яшьтәге хәтер утырмаган бала булганмын, ә инде ул кайтып кергәндә – мәктәпкә керү дәрте белән йөрүче малай идем... Ф.Баттал 23) Тынычлану, басылу, элекке халәтенә кайту (күңел, ярсулы хисләр тур.). Ул, яшь күңел бер җилкенер дә утырыр, дип уйлаган иде. Г.Ибраһимов. Яшь вакытында адәм баласы талымсыз, чөнки әле аның акылы әйле-шәйле. Хисләре утырмаган, кайнар ташкын кебек, тән тиресе эчендә ургыла-ургыла ага. Х.Камалов 24) Озак явымнардан соң көннәр яхшыру, һавалар әйбәтләнү, көннәр аязу. Көннәр утырып китеп печән мәшәкатьләрен җиңеләйтүгә, уку башланганчы, барлык материаллары белән берәр бура алып мунчаны яңарту теләге көчле егеттә. А.Хәйретдинова 25) Билгеле бер вакытта бала чыгару өчен, йомырка өстендә булу (кошлар тур.). Машаның бәхетеннән, йомыркалар барысы да яраклы булып, әнә кара тавык утыра торгач, һәркайсыннан берәр бәпкә дә дөньяга борынлап чыкты. Ә.Еники. Өйдә сикерергә ярамый – каз утыра. Ә.Дусайлы 26) Эчкә батып, нурсызланып калу (күзләр тур.). – Көннән-көн ябыкты, буыла-буыла ютәлли башлады, күзләре генә утырып калды, – дип сөйләде Азат. А.Тимергалин. Ябыгып, күзләре утырып, йөзе саргаеп калган әниләреннән тәүдә ятсынып, кырын-кырын карап торган балалар бераздан инде шау-гөр килешә башладылар. Д.Булатова 27) Уку программасын үзләштерә алмау сәбәпле, югарырак сыйныфка күчмичә, кабат шул ук сыйныфта укырга калу. Ике ел бер класста утыра инде ул. Ф.Яруллин. Хәмит үзе инде икенче елын бишенче класста утыра, исәп-хисапка мондый маһирларны җене сөйми иде. Р.Фәизов 28) Кияүгә чыкмый калу; озак кияүгә чыкмый тору. Менә, Ходай боерса, һич көтмәгән җирләрдән менә дигән бай улларыннан яучылар килер әле. Утырган кыз безнеке генә түгел. Г.Камал. Яучы килә дә китә, Фатиха һаман бармый, һаман утыра бирә. Г.Ибраһимов 29) күч. Берәр мәсьәләдә алдану. Утырдым, җизни, бик нык утырдым. Т.Гыйззәт 30) күч. Егәре бетү, көчен әкренләп югалту (аккумулятор, батарея һ.б. тур.). Шайтан алгыры, аккумуляторы утырган [машинаның]. Аккумуляторы утырмаган булса, йөртеп карарга да була иде. М.Юныс 31) күч. Элекке көче, егәре бетү; сафлыгы кимү (тавыш тур.). Ләкин аның тавышы элекке кебек саф, нечкә түгел, бераз утырган ---. Р.Батулла. «Фонограмма зыянлымы» дигән сорауга җавабым мондый: гел «авыз ачып» кына «җырлап» йөрсәң, тавыш утыра, диапазон кечерәя, тавышның көче кимегәннән-кими бара. К.Сатиев 32) күч. Мәгълүмат эзләү, нәрсә дә булса уку, тыңлау, карау, уйнау өчен интернеттан файдалану; шунда күп вакыт үткәрү. Алай гына да түгел, көнозын тырай тибүләр, интернетта утырулар да күпмегәдер онытылды. А.Гыймадиев. Инстаграмда утыручылар арасында үз битләрендә бер фото да куймыйча, укып-карап кына ятучылар да бик күп. Безнең мирас 33) күч. Күк җисемнәре офык артына төшеп күмелү; баю, бату. Халык эштән кайткан, кояш утырыргамы, юкмы икәнлеген чамалаган вакытлар иде. Ф.Яхин 2. ярд. ф. функ. Төп фигыльдә аталган эш-гамәл, хәл һ.б.ш.ның дәвамлы булуын белдерә. Үзе белән сөйләшмәсәләр дә, шуларга карап юанып утыра иде Ханәфи. В.Нуруллин. Боларның дөнья бетереп уйнап йөргәннәрен бер мәче күреп алган да почмак буйлап үрмәләп түбәгә менгән, аннары, морҗа артына посып, күзәтеп утыра башлаган. Ф.Яруллин ◊ Утырып калу 1) Алга китүдән, үсүдән туктау. Тыйнак булсаң, гомергә шушы тулай торакта утырып калуың бар дип, юмартланып, егетләргә кочагын ачты. Ф.Яруллин. Болай бит син гомерең буе цехта утырып калачаксың. Р.Батулла; 2) Нәрсәдән дә булса мәхрүм калу, эләкмәү. Алдануын Хуҗа чокыр төбендә буш утырып калгач кына белеп ала. Ф.Яхин; 3) Башкалар китеп бетеп, үзе генә яки үзләре генә калу; башка мөмкинлек булмаганлыктан һаман шунда яшәргә мәҗбүр булу. Айнур өйләнеп башка чыкса, Камил белән икәү генә утырып калабыз инде. Н.Гаетбай. Төп нигездә биана белән Әмдәзия утырып калды. Н.Көбәш; 4) Шулар гына торып калу; аерылып, күзгә бәрелеп торырлык дәрәҗәдә аз калу. Җимерек өйләр, шәп-шәрә утырып калган мичләр, көл һәм кисәү мәйданнары шуны күрсәтәләр. Г.Кутуй. Тирә-якта барлык каралты-кура күмергә әйләнгәндә, таш мәчет берүзе утырып калган... Н.Фәттах Утыра бару Акрынлап утыру; торган саен күбрәк утыру. Ләкин моны ишетү барыбер күңелсез, алар кечкенә Фәнзиянең күңеленә юшкын булып утыра бардылар. Ә.Сафиуллин. Йөрәгенә туң утыра барып, аны эретерлек һичкем табылмас төсле иде. Ф.Яхин Утыра башлау Утырырга тотыну. Тузан утыра башлау Утыра бирү Бернигә дә карамыйча утыру; һаман утыру; утыруын дәвам итү. Разил ике бармак арасыннан гына төшереп җибәрде дә берни булмагандай утыра бирә. Р.Юныс. Ир һаман башын әле уңга, әле сулга боргалап утыра бирә... Ф.Җамалетдинова Утыра тору Берәр эш-хәл башланганчы, кемнедер көтмичә утыру; әкренләп, аз-азлап, эзлекле рәвештә утыру. Сез, әти, утыра торыңыз әле, чәй эчеңез, мин мәктәп эше белән тизгә генә барып киләсем бар. Г.Исхакый. Мин хәзер кайтам. Сез утыра торыгыз... Г.Кутуй Утыра төшү Беркадәр утыру; тагын да ныграк утыру. Җыры беткәндә, йөрәге бераз урынына утыра төшкән Сабирәттәй инеш буасы янында басып тора иде. Ә.Хәсәнов Утырып бетү Тулысынча утыру; барысы да утыру. Кортларның утырып беткәннәрен көтеп, оя авызларын юеш чүпрәкләр белән томалап чыкканчы, төнге унберләр дә җиткәндер. А.Хәсәнов. Утырасы кеше утырып беткәч, өстәлгә учакта кыздырып пешерелгән куй чыгарып салдылар. М.Әмирханов Утырып җитү Тиешенчә утыру; тәмам утыру. – Фатыйма апай, – диде ул, әле утырып җитмәгән яшүсмер тавышы белән. Р.Мөхәммәдиев. Белмим, кызым, күңелем һаман утырып җитә алмый. Г.Гыйльманов Утырып калу Нинди дә булса сәбәптән соң утыру; утырган хәлгә килү; күпмедер вакыт кына утыру; күпмедер утырырга өлгерү. Барысы да ачы юшкын булып һаман бер йөрәккә утырып кала бирә – ана йөрәгенә. А.Гыйләҗев. Әмма бу юлы ул Казан тәхетендә нибары дүрт ай гына утырып кала – Сафагәрәй хан кайтып, аны Казаннан куып чыгара. Ф.Бәйрәмова Утырып карау Сынап карау өчен утыру. Их, Мәҗит исән чакта менә шундый машиналарга утырып карый алмады. Ф.Яруллин. Руль артына да утырып карыйсы килә бит ул. Ф.Яхин Утырып китү Берәр нәрсә тәэсирендә утыру. Юк, Газизә, мин үсмәдем, костюм утырып киткән. А.Гыйләҗев Утырып кую Тиз генә утыру. Хәят дигәннәре шушы көйгә акса, бу әмирнең Сәлим хан урынына да утырып куюы бар. В.Имамов. Яшел чапан, бохарча уралган чалма киеп, идәнгә утырып куйган. Шәһри Казан Утырып тору Даими, озак вакыт дәвамында утыру; әле, хәзер, сөйләү моментында утыру; утырган хәлдә булу. Беркөн иртән уянсам, әбием ятагында утырып тора, мин уянганны күрүгә, юрганы белән капланды. Р.Батулла. Баксаң, ул зур гына пыяла бинада, затлы кызыл кәнәфидә утырып тора икән. З.Мәхмүди Утырып чыгу Билгеле бер вакытның башыннан ахырына кадәр утыру. Ул төндә Гайнелвафа карчык та Гөлчирә караваты янында утырып чыкты. М.Мәһдиев |