УТЫРТУ II и. 1) Утырту (I) эше, гамәле. Язын – чәчү, утырту, җәен – карап үстерү, печән әзерләү, көзен – урып-җыю һәм, шушылар белән беррәттән, ел әйләнәсе мал-туар карау. С.Арсланова 2) Кая да булса китү алдыннан, урнашу, урын алу өчен, вагонга, пароходка, очкычка кертү эше. Ул арада самолётка утырту башланды. А.Хәсәнов. Сәгать тугызда китәчәк «Яр Чаллы – Зәй» автобусына алтынчы платформада утырту башлана. З.Хәким |