УТЫРТУ I ф. 1) Кемгә дә булса урын тәкъдим итү, утырырга булышу; утырырга мәҗбүр итү. Танышмы син, юкмы – барып керә-нитә калсаң, хөрмәтләп түргә уздыралар, табынга утырталар, хәленчә сыйлыйлар, хәерле юллар теләп озатып калалар. М.Хәсәнов. Әйдәгез, мин сезне яхшырак урынга утыртам. М.Маликова

2) Яткан, сулган, егылган кемне яки нәрсәне торгызу, вертикаль хәлгә китерү

3) Нәрсәне дә булса вертикаль хәлдә ныгыту, бастырып ясап кую; кая да булса вертикаль хәлдә урнаштыру. Юлның ике ягына да багана утыртып, капка сыман бернәрсә ясап куйганнар. А.Алиш. Никитин проммәйданда тәрәзәгә пыяла кую, ишекләр утырту эшләрендә кешеләрнең артык күп булуын үз күзе белән күрде. С.Рафиков

4) Кая да булса бару, китү өчен урын алырга, урнашырга ярдәм итү. Аягыма баса алмаганлыктан, мине, машинага утыртып, медпунктка алып киттеләр. И.Диндаров. – Сүз уңаенда шуны да әйтим: бүген синең ата-анаңны, сеңлеңне, поездга утыртып, өйләренә озаттылар, диде ул, минем күзләремнән атылып чыккан яшьләргә игътибар бирмичә. И.Хуҗин

5) Үстерү максаты белән, үсемлекнең тамырын, бүлбеcен, орлыгын җиргә күмү. Ул җир тимерьюлда эшләүчеләрнеке саналып, алар аны үзара бүлешәләр дә теләгән нәрсәләрен чәчәләр яки утырталар, чи калдырган очракта печәнен чабып алалар икән. К.Миңлебаев. Минем бу ярларга өрәңге, имәннәр утыртасым килә. А.Гыйләҗев

6) Вертолёт, самолёт кебек очкычларны һавадан җиргә төшереп урнаштыру; җиргә төшереп бастыру. Вертолётны җиргә утыртканда, ул нык итеп бәрелә, һәм койрыгы өзелеп әллә кая оча. Әлмәт таңнары. Уфадан Сочига баручы ут капкан самолётны утырткан командирга дәүләт бүләге бирәчәкләр. Акчарлак

7) Озак башкарыла, үтәлә торган ниндидер эш эшләргә тәкъдим итү яки мәҗбүр итү. Кәгазь табу, беренче, икенче курс егетләрен күчереп язарга утырту кебек эшләрдә Мирза бик тырышты. Р.Юныс. Әнисе тәрәзә пәрдәсен дә үзе бөкләп интекмәгәнне, кызын чигәргә, бәйләргә, тегәргә утырта аламы? Татарстан яшьләре

8) сөйл. Кемне дә булса берәр эшкә билгеләү, кемгәдер нинди дә булса эш йөкләү. Нинди җаваплы эшкә шундый нәмәрсәне утыртып куйганнар бит. Г.Гобәй. Аның урынына зәһәрлектән тәмам кипшергән, акыл сатарга яратучан берәүне китереп утырталар. К.Миңлебаев // Дәүләт башлыгы, идарәче итеп билгеләү, сайлап кую. Ә бит күптән түгел генә, шул ук кан коючылар, тантаналы төстә, Олуг Мөхәммәдне Казан тәхетенә утыртканнар иде. М.Хәбибуллин

9) Нәрсәдән дә булса чикләү; нинди дә булса режим сакларга мәҗбүр итү (мәс., туклануда). Бәрәңге белән суга утырту. Сөткә утырту

10) Ирегеннән мәхрүм итеп ябып кую. Әгәр ул булса, ике дә уйламыйча протокол төзетеп, барыгызны унбиш тәүлеккә утырта идем мин сезне. А.Хәсәнов. Әгәр белсәләр, солдатны, ким дигәндә, берничә тәүлеккә карцерга утыртачаклар иде. Р.Мостафин. Читлеккә утыртылган кыргый җанвар кебек, үзен чолгап алган әзмәвердәй егетләргә күз салды, кулларын уды, янтавын, кулбашын, аркасын капшады. Т.Галиуллин

11) Көймә кебек нәрсәләрне нинди дә булса сай, комлык кебек каршылыкка терәп хәрәкәтен туктату, тоткарлау. Лачын Тауны үткәч, бик ямьсез давыл кубып, сал астыннан илле тонна чылбыр сөйрәлеп баруга карамастан, төнлә белән безне сайга утыртты. Х.Сарьян

12) Берәр нәрсәне аумаслык, таймаслык итеп урнаштыру, ниндидер тигезлек өстенә кую. Бәрәңгеле кәстрүлен дыңк иттереп идәнгә утыртканнан соң, Алтынбикә капкачны япты. З.Хөснияр. Хәлил чәйнекне өстәлгә утыртты да Маликның каршына ук килеп басты. М.Кәбиров

13) Озаграк саклау өчен яки башка максатлар белән киселгән, өзелгән чәчәк, үлән һ.б.ш. үсемлекләрне, агач ботакларын суга тыгып кую. Мәгъния, бала көйләгәндәй гөрли-гөрли, вазага су салды, аннары чәчәкләрен берәм-берәм суга утыртты да, читкәрәк китеп, озак кына сокланып карап торды. Ф.Яруллин. – Әни, син нигә розаларыңны суга утыртмадың? дигән тавышка уянып киттем. Ф.Җамалетдинова

14) Нәрсәне дә булса берәр әйбер очына кидерү, файдаланырлык хәлгә китерү. Таш балталарны һәм чүкечләрне әүвәлгечә таякка бәйләп беркетү белән генә канәгатьләнмичә, аларны, тишеп, агач сапка утыртканнар. Р.Фәхретдинов

15) Тайган, каймыккан, чыккан буынны, сөякне үз урынына урнаштыру, кире нормаль хәлгә кайтару. Ходайның рәхмәте, аның бот сөяген икенче көнне үк урынына утыртканнар. Р.Гыйлемханов. Буынны утырткач, акрынлап аякка баса, башка яралары да төзәлә. Кызыл таң

16) Нәрсәне дә булса суыту яки җылыту максаты белән, шул әйбер салынган савытны, салкын яки кайнар су тутырылган тагын да зуррак савытка урнаштыру. Миндаль яисә көнҗет мае салынган шешәне кайнар суга утыртып җылытыгыз. Сөембикә. Майны чишмә суында басып, 400 әр грамм итеп йомарлап, чиләкне кичтән салкын суга утырттым. Өмет

17) Ашамлык, эчемлекне өстәл өстенә китереп кую. Галимә ашны табак белән өстәлгә китереп утырта. А.Алиш. Шуның өстенә тагын, әнисе чәй яңартып, чәй утырткач, Сәйфинең теле отыры озынаеп китте дә Миңнулланың җен ачуларын чыгарды. В.Нуруллин

18) Су, чәй кайнату, аш һ.б. ризыклар пешерү максаты белән чәйнек, кәстрүл кебек савытларны плитәгә куеп, кабызып җибәрү; кайната, пешерә башлау. Кичке эңгер-меңгер төшә башлауга ук, аш утыртты, Убыр чишмәсеннән сулар ташый-ташый, мунчасын да якты. В.Имамов. – Чүлмәк белән аш утырттым, хәзер пешеп чыга, диде аңа тагын да Җабир сахабә. Ф.Яхин

19) Яка, җиң һ.б.ш. кебекләрне урынына тегеп беркетү. Берсенең җиңен кыек утыртканнар, икенчесенең якасын. Ф.Яруллин. Ә бүген кызлар күлмәгенә яка утырту операциясе тәки харап итте Фәрданәне. А.Вергазов

20) Бер предметны икенчесенә беркетү; нәрсәгәдер кигезеп, ябыштырып, беркетеп кую. Аның исемен калай кисәгенә язып, шуны торбага эретеп ябыштырып утыртканнар. Ә.Гаффар. Хәтта иң очына янып торган кызыл йолдыз да утыртканнар. Ф.Яхин

21) Чеби, бәпкә чыгарсыннар өчен, тавык, каз, үрдәк кебек йорт кошларын оядагы йомыркалар өстенә урнаштыру. Быел тавык утыртмадым. Н.Фәттах. Каз бәпкәләре йөртергә урын кирәк, каз утырттым быел. Н.Кәримова

22) Кертү, тидерү, тыгу, кадау (атыла торган нәрсә тур.). Түләү турында сүз дә булу мөмкин түгел, авыз ачсаң, кем булуыңа карамастан, маңгайга пуля утырту белән генә яныйлар. Ф.Сафин. Исән калу шарты шундый, юкса аркага пуля утыртачаклар. З.Мәхмүди

23) күч. Китереп бәрү, ору, нык итеп сугу; ману, кундыру, салу. Матрос киемле тиз генә бер кулын ычкындырды да надзирательнең кабыргасына шундый ипле итеп утыртты. Г.Гобәй. Ләкин беркөнне, читләтеп кенә булса да, Франциядәге «азат тормыш»ны мактап сөйли башлагач, тоткыннарның берсе, ни өчен икәнен әйтеп тә тормастан, Поцелуйкинның борын төбенә шундый итеп утыртты, Поцелуйкинның күзләре шакмак булды. Г.Әпсәләмов

24) күч. Алдау. Бик нык утыртканнар аны Чистай базарындагы барышниклар. Тик ул ничек алданганын һичкемгә сөйләми ---. Ш.Маннур. Утырткан ул үзеңне. Рәхмәте шул булсын. К.Миңлебаев

◊ Утыртып китү Алдау. Юртакка килгән кеше Габдрахман байны да, мине дә утыртып китте. Х.Хәйруллин

Утырта бару Акрынлап, эзлекле рәвештә утырту. Умарталарны машиналардан бушатканда ук, ояларны ипләп кенә утырта барыр өчен, казыклар кагып чыктылар. А.Хәсәнов. Ала баралар, коридорга чыгарып утырта баралар. З.Зәйнуллин

Утырта башлау Утыртырга тотыну. Атау урамы халкы бәрәңгеләрен утырта башлаган икән. В.Гали. Ул арада пассажирларны очкычка утырта башладылар. М.Әмирханов

Утырта тору Ниндидер эш эшләнгәнче утырту; һаман утырту. Мин кайтканчы, энем, алмагачлар Утырта тор безнең нигезгә! Р.Миңнуллин. – Әтиегез сугышта, сезне нәрсә ашатып туйдырырмын? дип, аның утырткан агачларын йолкып ташлаган саен, нәни Самат туктаусыз яңаларын утырта торды. Р.Гариф

Утырта төшү Беркадәр утырту. Яткан җиреннән утырта төшү

Утыртып алу Тиз арада утырту; аз вакытка утырту, беразга утырту. Әйдә, кызым, без әле генә эчкәниек менә, чәй суынмаган да, суынган булса, тагын газга утыртып алырбыз, син чәй эчеп ал әле, юлдан килеп, тамагың ачкандыр. З.Хөснияр

Утыртып бару Өзлексез, бер-бер артлы утырту. Әтиләре аларны рәт-рәт итеп утыртып бара, әниләре аңа ярдәм итә, Фәрит кечкенә чиләк белән кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Н.Каштанов

Утыртып бетерү Булган берсен утырту; барысын да утырту; тулысынча утырту; утыртуны төгәлләү. Атасы, бөтен кеше бәрәңге утыртып бетерде, безнең бакча да сөрелмәгән. Ф.Яруллин. Үзләрен генә түгел, гаиләләрен, туганнарын, дус-ишләрен, таныш-белешләрен утыртып бетерәләр. Р.Мостафин

Утыртып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, кирәк кадәренчә утырту. – Ул бик галим кеше, ул бөтен нәрсәләрне тикшереп бара, – дип җавап бирүе дә хатынын бер тиенлек тә үз тупсасына утыртып җиткермәгән иде. Г.Толымбай

Утыртып кую Тиз арада яки көтмәгәндә утырту; алдан утыртылган хәлгә китерү. Шуны гына көткән Әлфред, кинәт кенә әллә нинди хикмәтле бер хәрәкәт ясап, ботны урынына утыртып куйды. Ф.Яруллин. Анда алгы бүлмә, аш бүлмәсе ясады, эченә җылыту казаны урнаштырып, пөхтә генә мич утыртып куйды. Я.Шәфыйков

Утыртып тору Гел, даимән утырту; әледән-әле утырту; билгеле бер вакыт дәвамында утырту; хәзерге вакытта утырту. Гомер бакый шулай инде: утыртып торасың, череп торалар. З.Мурсиев. Мин колхозчыларның кенәгәләренә хезмәт көннәрен утыртып торганда, бик батыр кыяфәт белән идарәгә килеп керде бу. В.Нуруллин. Мәснәви әле иректә иде, аны унбиш тәүлек утыртып тордылар да чыгардылар. Н.Акмал

Утыртып чыгу Барысын да, һәрберсен утырту. Сукрана-сукрана, умарталарны янәдән казыкларга утыртып чыктым. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә