УТЫРТМА с. 1) Вертикаль рәвештә эшләнгән. Чыгырлы иске кое янына баскач, җилкапка, тәбәнәк утыртма читән аркылы хуҗаларның ишегалдына карады. А.Гыйләҗев. Тауларга таба байтак вакыт атлагач, урман эчендә биек утыртма койма белән уратып алынган алачыклар күренде. И.Хуҗин 2) к. утырма III . Аннан соң шунысын да әйтергә кирәк: кыршау сыман муенны кысып торган утыртма яка, ялтыр төймәләре тезелеп киткән туры изү, калку күкрәк, тактадай иңбаш – кыскасы, шәп китель аны район җитәкчеләренә, хәтта һәр кабинетта, һәр почмакта урысның иконасы урынына эленеп торган олуг дәрәҗә иясенең портретларына да охшата сыман иде. Н.Фәттах |