УТЫРМАЛЫ с. 1) Утыртып куела торган. Михрабның ике ягында берәр утырмалы лампа гына яна, мәчет эче ярымкараңгы иде. Г.Бәширов. Халисә, өстәлгә куелган утырмалы көзге каршысына килеп, кат-кат үз-үзен карады. С.Рафиков

2) к. утырма III. Сәләхетдин абзый янына утырмалы якалы өр-яңа зәңгәр сатин күлмәк, чем кара чалбар, башына зерә матур итеп чигелгән түбәтәй кигән Әхмәтзыя чыгып басты. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә