УТЫРМА IV и. этн. 1) Хатын-кызларның дус-туганнары, күршеләре һ.б.ш. белән җыелып, озаклап кунак булу йоласы (гадәттә чигү, бәйләү һ.б. кул эшләре башкару өчен җыелганнар) . Без бит, үзең беләсең, утырма кызлары шикелле, кунакка да эш белән йөрибез. Н.Нәҗми. Имеш, беркөнне кемгәдер барып кергән бу, ә анда кызлар утырмага килгән: сәке йөзлегенә тезелеп, бәйләп-чигеп утыралар икән. М.Маликова. [Атасы Бибимәмдүдәгә:] – Йоннарыңны эрләп куй, утырмада оек-бияләйләр бәйләп кайтырсың, – диде. М.Әмирханов 2) Яшьләрнең, төрле уеннар уйнап, сөйләшеп-аралашып утырыр өчен, берәрсенең өендә җыелу кичәсе; аулак өй. Егетләрнең күзе төшмиме соң, Егетләрнең күзе төшмиме соң Утырмага килгән кызларга! Р.Миңнуллин. Нәҗип абый туздырып чыгарган аулак өйдә безнең белән бергә утырган һәм шул вакытта ук инде минем күңелгә кереп калган Сәкинә исемле кыз кырыгынчы ел башында авылыбыздагы туганнарына утырмага килде. В.Нуруллин // Шуңа охшатып үткәрелгән кичә. Кичке утырмада яңгыраган шаян такмаклар, күңелле җырлар, биюләр татар халкының элекке тормышын һәм үткәнен яшь буынга үтемле итеп ачып бирде. Тәтеш таңнары. Зур Сәрдектә узган утырмада «Сердәш» фольклор ансамбле катнашты. Хезмәт даны |