УТЫРМА I и. 1. Сыеклыкта, эремәдә нинди дә булса матдәнең төпкә утырган вак кисәкләре. Бораулау юка гына ком һәм кызыл балчык катламыннан соң, чыннан да, тиз юыла-ашала торган токымнар: көпшәк утырмалар белән аралашкан известьташ һәм гипс ятуын күрсәтте. Р.Мостафин. Түшәмендә боз сөңгесенә охшатып ясалган сталактитлар (су саркудан барлыкка килгән известь утырмасы) эленеп тора. Шәһри Казан 2. с. мәгъ. 1) Төпкә утырып, катлам булып торган. Утырма ком. Утырма балчык 2) геол. Минераль һәм органик матдәләр утырып, аларның әкренләп тыгызлануы һәм үзгәрүе аркасында барлыкка килгән. Утырма катламнарда тимер рудасы, төсле металл, нефть, табигый газ запаслары табылды. Материклар һәм океаннар географиясе. Сульфатлар төркеменә кергән минераллар утырма тау токымнарын оештыруда катнашалар. Төзү материаллары |