УТЫРДАШ и. 1) Әңгәмәдә, сөйләшүдә катнашучы, кем белән дә булса сөйләшеп утыручы; гәптәш. Мин бу вакыйгадагы бер хәлнең шаһиты, ягъни капка төбендәге әңгәмәдә утырдаш булдым, яшь аралары шактый аермалы икәүнең мәхәббәт уты Айдай зураеп кабынуын да шунда күрдем бит. М.Хуҗин. Сәйдәш белән утырдаш, әңгәмәдәш булуны һәркем үзе өчен хөрмәт һәм горурлык саный санавын. Р.Низамиев 2) Нинди дә булса массакүләм чарада катнашучыларның, янәшә утыручыларның берсе; мәҗлесләрдә бергә утыручы . Без аның белән төрле фәнни семинарларда утырдаш булдык, фикердәш идек, бер-беребезгә кунакка йөрештек, ризык бүлештек... А.Гыйләҗев. Әйтик, кунак-кунак уйнамадык, даими утырдашлар да булмадык. Ю.Сафиуллин |