УТЫРГЫЧ и. 1) Утырыр өчен махсус эшләнгән, ясалган урын . Ап-ак мәһабәт колонналар каршындагы ярымтүгәрәк утыргыч аның иң яраткан урынына әверелде. Г.Әдһәмова. Казанда яши башлауларына бер ел дигәндә, яшьләргә Кабан күле буендагы һәр утыргыч, һәр агач таныш иде инде. Г.Исхакова 2) сөйл. к. урындык . Шулчакны арткы рәттә утыргыч шыгырдап куйды, һәм шыпырт кына атлаган аяк тавышлары ишетелде. А.Тимергалин. Сафия йодрыгы белән шап-шап утыргыч кыйнады. Н.Гыйматдинова 3) күч. сир. Хезмәт урыны. Бәлки, Гыйльман старшинаның утыргычы алдагы көннәрнең берсендә Хәмәй картның утырганын көтә торгандыр?! X.Кәрим |