УТЫНЧЫ и. иск. 1) Утын белән сату итүче кеше. Ул, чабатадан түгел, чабатасыз, хәтта ыштансыз килеп, Оренбургта харчевняда савыт-саба юучы булудан башлап, хәзер Урал буеның иң зур утынчы, бүрәнәчесе булды. Г.Исхакый. Әле утынчы, әле күмерче, әле сучы, акча сорап, теңкәне корытып бетерә. Г.Камал 2) Утын кисүче, утын кисеп ташучы. [Каюм:] Утынчы буласың килсә, билгеле, утын яру файдалы. Г.Исхакый. Кызның дәшмәвен күреп, сүзен дәвам итә утынчы: – Агачны аудырырга гына җыенган идем, сине күреп, әллә күктән фәрештә иңдеме дип торам? Н.Сәйяр |