УТЫНЛЫК и. 1. Утын киселә, ярыла, өелә һәм саклана торган урын, сарай. Бәхетенә күрә, утынлык ишеге яртылаш ачык, көрәк, себерке дә шунда икән. М.Хәсәнов. Ә бүген иртән утынга дип чыкса, утынлык ишегенең йозагы ватык, ди. Ә.Мушинский 2. с. мәгъ. 1) Утынга китә торган; утын итеп кулланылачак (агач тур.). Хәзер үк сезгә бер трактор утынлык агач китерергә кушармын... Л.Лерон. Утынлык каен. Утынлык бүрәнә 2) Утынга дигән, утын алырга тотарлык. Спектакль чыгымнарыннан арткан акчага бер пот ак он, сары май, йомырка, сарык ите, дөге ярмасы, кер сабыны, егерме метр мануфактура алып, Камал өенә китерәләр. Шулар өстенә утынлык акча да калдыралар. Р.Батулла |