УТЫН и. 1) Ягар өчен кисеп һәм ярып махсус хәзерләнгән агачлар. Утын кисеп өйрәнгән нык беләкле малайлар өчен ишкәк ишүнең авырлыгы сизелмәсә дә, җаена төшенәсе булды. А.Тимергалин. Фәһим абыең менә кичә генә бер арба утын кайтарып аударган, рәхмәт төшкере. А.Әхмәтгалиева

2) күч. Мәгънәсез, аңгыра кеше; хәшәп. [Сәүдәгәр спекулянт] Базга күмгән акчаларны, өскә кигән иске тун! Бер фәкыйрь булган, имеш, танытмый ягъни, и утын! М.Җәлил

Утын вату Зур ялгышлык эшләү, нәрсәне дә булса төзәтеп булмаслык итеп бозу. Сез, күрәсең, үзегезнең дуамаллыгыгыз аркасында җитәрлек утын ваткансыз! А.Расих. Бу – кешене күп вакытта урынсызга «утын ватулардан» коткара. Шәһри Казан. Утын түмәре туп. 1) Кыска буйлы, юан, авыр хәрәкәтле, әкрен кыймылдаучан кеше; 2) Булдыксыз, аңгыра кеше. Җизнинең утын түмәре икәнен белә идем инде, әмма, апа, сине болай колхозның миңгерәү сарыгына әйләнгәнсеңдер дип уйламый идем. Ф.Яруллин. Иптәш кызлары аларны укыгач кычкырып көләләр: «Бу бит егет түгел, утын түмәре», дип, Гөлзаданың эчен яндыралар иде. Ф.Садриев. Утын түмәркәсе к. утын түмәре. Әллә ниткән бер утын түмәркәсе токтомалга дәү, ни селкенә, ни көрәшә белми торган аю Арсланның ике тапкыр өстенә төште. Г.Ахунов. Утын түмәрләре кебек Селкенмичә; тик кенә, җыр-биюгә кушылмыйча. Яшьләрнең бу дәртле җыры шулкадәр биләп алган иде кунакларны, утын түмәрләре кебек утырган абзый һәм апалар да түзмәде, урыннарыннан сикереп-сикереп тордылар. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә