УТЫ’ЗМЕҢЧЕ и. тар. 1955 – 1957 елларда, партия чакыруы белән, шәһәр предприятие һәм учреждениеләреннән икътисади яктан артта калган күмәк хуҗалыкларга җитәкчелек итү өчен җибәрелгән 30 мең алдынгы хезмәткәрнең берсе. Илленче еллар ахырында колхозларга утызмеңчеләр дигән җитәкче кадрлар килә башлагач та, Мөбарәкша үз сүзен сөйләде: – Аның авылда туып үскәненә сүз дә әйтмим, алары эшли дә алыр, ну да бит шәһәр кешесен авылга җибәрәләр. М.Мәһдиев. Утызмеңчеләр чорында Әхмәдиевне колхоз рәисе итеп куялар. М.Галиев |