УТЫЗЛЫ с. Күләме, зурлыгы, үлчәме һ.б.лары 30 санлы булган (мәс., аяк киеме, җеп һ.б.). – Шулай булгач… шулай булгач, – дип кабатлап торды да, кинәт, янәшәсендәгеләрне сискәндереп, һич көтмәгәндә, чалышма аяклы өстәлнең утызлы такталарына авыр йодрыгын төшерде. Г.Кашапов. Чулпания кинаяле генә елмайды да, дөрли башлаган утызлы лампаны кыса төшеп: Әллә ошадымы? Баягынак серләрегез бик килеште кебек... дип сорады. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә