УТЫЗЛАП сан Чама белән утыз, утызга якын булуны белдергән чама саны. Мунчада кеше аз ич, пар бүлмәсе бик зур, анда берьюлы утызлап кеше кереп җылынырлык. Б.Рәхимова. Ә бит сугыш алдыннан гына коллективка утызлап кеше җыелган, аның яртысын өрлектәй егетләр тәшкил итә иде... А.Әхмәтгалиева |