У’Т-СУ җый. и. Ут һәм су. Ахырда, сүндереп, ут-суны карап чыгып киткәнлеген хәтерләп тынычланды. Ф.Җамалетдинова. Анысын әйтәсе булмаган икән, шул сүз карчыкка ярсып китәргә җитә калды, әлегәчә тыныч йөзе җыерылып китте, бәсле кашлары арасына кай арада нәфрәт кошы килеп кунды: – Ут-суга да түләп бетермәле түгел, пинсенең яртысы шунда китә. Р.Габделхакова

Утка-суга керү Мөмкин булганның барысын да эшләү; кем яки нәрсә өчен бөтен авырлыкларга да түзү, бик нык тырышу. Ул балалары хакына утка-суга да керә торган, бик тырыш кеше була. Т.Нәҗмиев. Һәр тере җан мәшәкатькә чума, оя кора, нәсел дәвам итү өчен утка-суга керә. Г.Якупова. Утка-суга төшү к. утка-суга керү. Янгураз өчен мин дә утка-суга төшәргә дә, гүргә керергә дә әзер идем. Р.Габделхакова. Утны-суны кичү Төрле кыенлыклар күрү, бик күп авырлыклар кичерү; сынаулар аша үтеп чыныгу. Утны-суны кичкән һәм кешелеген саклап калган, дип сөйлиләр. А.Тимергалин. Намуслы татар хатыны, көн дә йөзләгән баланың күзенә карап намус, вөҗдан төшенчәсен бәйнә-бәйнә аңлатучы укытучы, гаиләсе өчен дә, кызлары өчен дә йөрәге белән кайгырып, ут-су кичте бит! М.Әхмәтшина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә