УТРА’У и. 1) Океан, диңгез һ.б.ш. су уртасында урнашкан коры җир. 1962 елда Төньяк Боз океанындагы бер утрауга татар егете Фәхри Хәйруллин исеме бирелде. А.Тимергалин. Минем дә тәмле ашыйсым, матур киенәсем, Гавай, Канар утрауларында ял итәсем килә. З.Мәхмүди // Елга яки күл эчендә һәр ягыннан да су уратып алган кечкенә коры җир; атау. Кама елгасындагы утрауда, безнең авылдан утыз километрда, колхозның илле җиде гектар болыны бар барын. В.Нуруллин 2) күч. Тирә-юньдәгеләрдән читтәрәк булып, берникадәр аерылып торган территория. Хәлил чыгарма булып, ягъни үзенә бер коммунистик утрау булып кала бирде. Т.Галиуллин. Әлбәттә, тирә-якта бәяләр күтәрелгәндә, Татарстан гына утрау булып кала алмый. М.Галиев |