УТРАКСА и. анат. Кеше гәүдәсенең утыра торган өлеше; арт сан; русчасы: седалище. Үсмер егетне йөзтүбән каплагач, якын-тирәдәге бөтен кеше аһ итте: аның ике утракса бите кисеп алынган иде... Р.Кәрами. Үкчәләрне утраксага мөмкин кадәр якынрак китереп, аякларыгызны тездән бөгегез. Якты юл // Хайваннарда арткы очлык поясының бер өлеше. Арткы очлыклар поясы парлы оча, утракса һәм касык сөякләреннән тора. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә