УТРАКЛАШУ ф. к. утраклану. Оешу, утраклашу һәм күбәю тарихлары шактый үзенчәлекле булган алтайлы татарларның көнкүрешләре, гореф-гадәтләре белән телләре дә гыйбрәтле эволюция кичерә. М.Госманов. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Р.Фәхретдинов

Утраклаша башлау Утраклашырга тотыну. Нәтиҗәдә, Сергач төбәгендәге авылларның бер төркем кәсепче игенчеләре берәм-берәм Финляндиягә күченеп, шул илдә җирләшә, утраклаша башлый. Г.Таһир

Утраклашып бетү Тәмам утраклашу; утракка әйләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә