УТРАК с. 1. 1) Бер урында гына даими көн иткән, күчмә булмаган. Татар телендә татар халкының борын-борыннан утрак игенче булуын дәлилләгән бик күп сүзләр сакланган. Р.Әхмәтьянов. Эстоннар җир эшкәртүче, салкын канлы, утрак халык булганнар. М.Галиев

2) Бер урында гына даими тормыш алып бару белән бәйле. Утрак тормышка күчә алыр микән Азат? А.Тимергалин. Йөзләгән гектар җирләр мең еллык курган-каберлекләр белән капланган икән, димәк, монда гасырлар буе утрак тормышлы халык яшәгән. Ф.Бәйрәмова

2. и. мәгъ. 1) Утрак тормыш белән яшәүче. Күчмә кабиләләр утракларга һөҗүм итеп, аларны талап качарга да бик яратканнар. Р.Әхмәтьянов. Беренчедән, әйтик, аланнар иран телле утраклар булсалар, һуннар аларны биш ел эчендә үзләренә тәмам буйсындырып җитешә алмаслар иде. М.Зәкиев

2) Даими яши торган урын. Төркестанда татар-мөселман утракларын да шактый дип әйтәләр. А.Хәлим. Борын-борын заманнарда, безнең тирә авылларның басу-кырлары су астында булганда, бабайлар, бөтен әйләнә-юньдә беренче сала итеп, хәзерге Калатау урынын утрак иткәннәр. М.Хуҗин. Утракларын ташлап китүчеләр дә бар. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә