УТО’ПИЯ и. 1) филос. Чынбарлыкны һәм җәмгыять үсешенең объектив закончалыкларын исәпкә алмыйча гына яшәешне үзгәртү, идеаль җәмгыять төзү турындагы тәгълимат

2) Тормышка ашмас хыял; фантазия. Татар милләтчеләренең милли-мәдәни автономиясе төзү турындагы уйдырмасы коры утопия ул. Р.Мөхәммәдиев . Аның хыялы тормышка ашмаячак утопия: азат, тыныч-рәхәт яшәү. Д.Заһидуллина

3) әд. Тормышта булмаган нәрсәне бар итеп, язучының фантазиясен чынбарлыкта булган кебек итеп сурәтләгән әсәр. Евроцентризм шартларында, бигрәк тә Рәсәйдә, власть христианнар кулында булып, хөкүмәт ассимиляция сәясәтен алып барганда, Диас Вәлиевнең утопиясе насарилар җиңүе, ислам динен юкка чыгару белән бетәчәк. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә