УТО’ПИК с. 1) Утопия ( 1 мәгъ.) тәгълиматына нигезләнгән, шундый асыллы. Сәхибгәрәй хан вакытында илдә утопик җәмгыятькә туры килешле иминлек, рәхәтлек урнаша. Х.Миңнегулов

2) Тормышка ашмый торган, реаль булмаган; буш хыялга корылган. Менә нинди утопик фикер идарә итә аның белән! А.Әхмәдуллин. Безнең күңелләребездә яшәгән идеаллар артык утопик түгелме икән? И.Вәлиулла

3) әд. к. утопия ( 3 мәгъ.). Утопик әсәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә