УТЛЫК II и. 1) Самавырның күмер яки шакмак салып ягыла торган, торба рәвешендәге өлеше; күмерлек. Самавыр утлыгы янса да, чиләк тишелсә дә – төзәтәсе әйберләрен күтәреп, аның янына киләләр. Т.Нурмөхәммәтов. Самавырга шул кайнаган суны өстәгәч, утлыгына учактан күмер салды. Т.Гарипова 2) Мичнең ут яна торган өлеше 3) Мич авызында учакка каршы якта, мичнең кызулыгын саклау һәм күмерләрне тартып кую өчен зур булмаган уем; сукыр учак. Без кергәндә, ул мич утлыгындагы күмерләрне җыеп маташа иде. М.Вәлиев |