УТЛЫГУ ф. Ачыгудан, артык ябыгудан эчкә батып керү (бит, эч тур.). [Мәрьямнең] Яңаклары, тиресе итенә ябышып, эчкә утлыгып кергән. Г.Ибраһимов. Атның авыр сулаганы ишетелә, утлыкканлыгын эченең еш тирбәнеп торуы да белгертә иде. Х.Камалов Утлыга төшү Бераз утлыгу; тагын да утлыгу. Маллар утлыга төшкән Утлыгып бетү Бик нык утлыгу; тәмам утлыгу Утлыгып калу Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң утлыгу. Бите утлыгып калган |