УТЛЫ с. 1) Уты булган, ялкынланып торган, янып торган. Шулвакыт ул ниндидер серле кыяфәт белән үзенә таба карап торган Гасыймның кулында утлы папирос күреп алды. Н.Фәттах. Учына утлы күмер салгандай чәбәләнеп, шырпыны сыпыра да төшерә. А.Вергазов 2) Яктыртылган; якты; балкып торган, җем-җем иткән утлары күп булган. Нью-Йорк – хәрәкәтле, утлы рекламалар шәһәре. Р.Батулла 3) Дары яки башка шартлаучан матдәләр кабынып, янып китү нәтиҗәсендә ата торган (корал тур.). Утлы корал тоткан адәм баласыннан саклана күр. Г.Сабитов. Әнә кичә ханның ашчысы сөйләп торды: кайсыдыр мәмләкәттә утлы корал уйлап тапканнар, имеш. М.Әмирханов 4) күч. Дәһшәтле, куркыныч; тыныч булмаган; сугыш бара торган. Кая киткәнемне әйтмим. Бәлки, Чечнягә, бәлки, дөньяның икенче бер утлы почмагына. Ф.Яруллин. Шул утлы көннәрдә менә шушы җирләрдә булган сугышчыларның хәлләрен күз алдына китергәч, йөрәкләр жу итеп, тәннәр чымырдап куя. Р.Мостафин 5) күч. Әчетә, яндыра торган, бик куәтле; тәэсир итү көче зур булган (спиртлы эчемлекләр тур.). Тамагын ярып үткән утлы нәрсәдән чыраен сытып, башларын чайкап, буш стаканны яңадан абыйсы алдына утыртты һәм: – Сал тагын! Н.Фәттах. Билал үзенең утлы эчемлеген йотып маташкан вакытта, Шамил аның адресына тагын ниндидер ук җибәрмәкче булган иде ахрысы да, әмма Нәсимә: «Ярар, яшьләрне оялтма», – дип, аны туктатты. М.Вәлиев // Нык тәэсир итә торган. Чишмәләрнең утлы суын эчәм – Куәт иңә бөтен тәнемә. Р.Миңнуллин 6) күч. Куркыныч; начар, яман. Нинди утлы хәбәрләр төяп кайттың? В.Имамов. Аның баш миен яктыртып, чигәләрен кыздырып, утлы уй йөгереп узгандай булды. Р.Вәлиев // Борчый, тынгы бирми торган. Нәрсә эшләргә? Минем башымда хәзер иң нык бөтерелгән утлы сорау шул булды. М.Вәлиев. Шулай уенын-чынын бергә кушыбрак сөйләсә дә, йөрәге утлы әрнү белән әрни иде аның. М.Кәбиров 7) күч. Күңелгә тия торган; зәһәр, усал (сүзләр тур.). Инде Гайфуллага балдызы тарафыннан өстенә яудырылган утлы сүзләрне учына җыярга гына калды. Ф.Яруллин. Асаф әнисеннән килгән бер хатның утлы сүзләрен күңелдән белә. М.Мәһдиев 8) күч. Күңелләрне җилкендерә торган; көчле хис, дәрт уята торган, ялкынлы. Ә төнлә пышылдаган утлы сүзләре, баш югалтырдай булып, шашынып үбүләре, кызны яулап алулары. Җ.Дәрзаман. Утлы яшьлек юләрлеген каргап, Күзләремнән күпме яшем тамган. Г.Батталова // Бик көчле; ярсулы. Барлык тамырлары, сеңерләре киергедәй тартылган, күкрәгендәге утлы ярсуы уктай атылырга гына торган Тотыш үзенә таш ыргытучыны эзләп тормады – күзенә эләккән беренче угланны тотып алды да, аны да баш аркылы җиргә орды. Н.Фәттах 9) күч. Очкынланып торган; дәрт, көчле хис белдереп торган (күзләр тур.) . Сокланудыр утлы күзләрендә, Моңлы кызганудыр йөзләрендә... А.Нәҗми 10) күч. Ачулы; ялкынлы (караш тур.). – Минем мондый сорауга җавап бирәсем килми, – диде Габделхәй караңгы чырай белән, утлы күз карашын шешенке күз кабаклы капитанга төбәп. Н.Фәттах. Эсселе-суыклы булып, улын утлы караш белән көйдереп алды: шуны да күрмәскә. А.Хәлим ◊ Утлы камчы Яшен яшьнәп күк күкрәү. Күкләр дә бит рәнҗи белә: шартлый утлы камчысы. З.Мәхмүди. Шул якка табан барып килмәкче дә булган иде, Күк Тәңре утлы камчыларын шарт-шорт шартлата башлагач, кире уйлады, күкрәкчәсенә тегелгән дога-бөтиен капшый-капшый, ашыгып, өенә кереп китте. Г.Гыйльманов. Утлы күмергә баскан кебек Тыныч кына урынында тора алмыйча. Хәтта һинд мөселманнары мөрәҗәгатьләре укылганда, тыңларга килгән инглиз мөсафиры утлы күмергә баскан кебек булды. Г.Исхакый. Утлы күмергә баскан кебек, иртәнге чыкка бармак очлары белән генә баса-баса, караклар кебек як-якларына карана-карана, лагерьдан чыгып киттеләр дә комлы урман юлыннан йөгерешергә тотындылар. И.Гази. Утлы күмергә кагылгандай к. утлы күмергә баскан кебек. Кесәсенә ялгыш кулы тиеп киткән саен, утлы күмергә кагылгандай кинәт тартып алды. Ф.Яруллин. Утлы күмергә утыргандай к. утлы күмергә баскан кебек . Симиниев, утлы күмергә утыргандай, атылып сикереп торды, шундук кобурасыннан маузерын суырып чыгарды һәм, стена буена – түр бүлмә ишеге ягына тайпылып, коралын коридор ягына төзәп, тычкан сагалаган мәчедәй хәрәкәтсез калды. Т.Әйди . Утлы күмер тоткандай Кабаланып, тиз-тиз, ашыгып. Гүзәлия кәгазьне утлы күмер тоткандай алды да күкрәгенә кысты. Ә.Хәсәнов. Шунда гына мин, утлы күмер тоткандай кабаланып, кулларымны артыма яшердем. Л.Ихсанова . Утлы табага баскандай к. утлы күмергә баскан кебек. Әйтәм җирле аталары утлы табага баскандай йөри. И.Юзеев. Карчык урынында орчыктай бөтерелде, утлы табага баскандай сикереп-сикереп алгалады. Ф.Җамалетдинова. Утлы табага баскан кебек к. утлы күмергә баскан кебек. Принципсызлыкның аргы ягына чыккан бу җитәкченең коты алынган. Ул утлы табага баскан кебек. Х.Җәләев . Утлы табага баскан мәче шикелле Нәрсә эшләргә белмичә, бәргәләнеп. Френцель, Розенберг дигән сүзне ишеткәч, утлы табага баскан мәче шикелле чабулый башлады. Ш.Маннур. Утлы табага бастырган кебек Бик каты, бик нык (шелтәләү, орышу). Ветфельдшер Сәлим абыйны утлы табага бастырган кебек кыздыра. Г.Әпсәләмов. Утлы табага бастыру 1) Әрләү; бик каты ачулану, тиргәү. Замполитның үзен утлы табага бастырырга торалар ди анда. Х.Камалов. Синең ише кәҗә тәкәләрен түгел, Шәйхенур Газизовичны утлы табага бастырам, очраса. А.Гыйләҗев; 2) Күп мәшәкать ясап борчу. Үз илеңдә ни барын да белмичә, кайларда югалып йөрдең син, юньсез кызый? Бөтен авылны утлы табага бастырдың бит, әй. Р.Габделхакова; 3) Үч алу, җәзага тарту; кирәген бирү. Бу колхозда атларның баш саны пландагыдан аз булуын, шуның өчен райком бюросында әлеге председательне утлы табага бастыруларын да белеп тора. А.Хәсәнов . Шул системаның әмерен үтәмәгәннәрнең үзләрен утлы табага бастыралар иде бит. Ш.Маннапов. Утлы табада биетү к. утлы табага бастыру. Ник дисәң, ул өзлексез хәрәкәттә: фатир даулап, шәһәр хуҗаларын утлы табада биетә, тулай торактагы буфетларны күз уңында тота, үз бакчасын булдыруны хыялында йөрткәннәргә җир вәгъдә итә. Т.Галиуллин. Күрәсең, ул хакимне утлы табада биеткән иде, хаким исә үз чиратында Вәсиләгә эләктерде. Н.Гыйматдинова. Утлы хәрефләр белән язу Беркайчан да онытылмаслык, хәтердән чыкмаслык итү. Илне фашизм коллыгыннан йолып калу өчен барган көрәш халкыбыз хәтеренә утлы хәрефләр белән язып куелган. Т.Нәҗмиев |