УТЛА’У II ф. Утлавыкта көтелеп, үлән ашап йөрү (терлек тур.). Әйдә, курпы утлап, күшәп алырлык тамак ялгап йөреп кайтсыннар. Т.Гарипова. Ул утлап килде-килде дә, юлны аркылы чыгып, туп-туры ширкәтчеләр кырына басып керде. Т.Әйди Утлап алу Аз гына утлау. Шуннан соң ашказаннарына тутырылган запасны күшәү һәм кичләрен өч сәгать чамасы гына утлап алу дөяләргә юл ахырына кадәр җитә. Казан утлары Утлап тору Хәзерге вакытта утлау. Солтанның аты тарантаска бәйләп куйган җирдә печән утлап тора иде, җирән мыеклы Клаус кучерларга – Солтан белән Фатих хәлфәгә – атларны алып, үзе артыннан барырга боерды. Г.Ахунов Утлый башлау Утларга тотыну. Шунда кам атка мөрәҗәгать итеп нидер әйтте, һәм хәйран: ат берни булмаган кебек утлый башлады. М.Хәбибуллин. Керт-керт итеп маллар утлый башлар. Сискәнерләр каты сөйләшсәң. Вакыт туктап калган кебек булыр, Тау башына менеп чүмәшсәң. И.Гыйләҗев Утлый тору Әлегә утлау. – Сыерың ачыккандыр да, арыгандыр да, тынычланып утлый торсын, – дип, атлы арба килгәнче ял итәргә кушып, иярле биясенә атлангач: – Бүренең гәүдәсеннән тиресен үзем тунап алып кайтырмын, мәшәкатьләнеп йөрмәгез, – диде дә җирән биясен юыртып китеп барды. Л.-Х.Таналин |