УТЛАТУ ф. йөкл. юн. к. утлау. Көнозын юлда булды, бары тик кич якынлашканда гына атларын утлатырга дип туктады. М.Хәбибуллин. Малларны утлатырга җибәргәч, учак ягабыз, чикмәнле бәрәңге пешереп ашыйбыз. Ш.Маннапов Утлатып алу Аз гына утлату, кыска вакытта утлату. Дәүран ниндидер инеш янына туктады, атларын утлатып алырга булды. М.Хәбибуллин |