УТЛАНУ ф. 1) Ачудан күзләр яну, ялтырау; күзләрдә ачу чагылу. [Зөлхиҗҗәнең] тулы йөзе кучкылланып кызарган, кара күзләре утланган иде. М.Әмир 2) Нинди дә булса шатлыктан, сөенечтән яки дәрт-мәхәббәттән күзләр ялтырау; очкынлану. Госманның рефераты бетәр-бетмәс, кызарган йөз, утланып, шатланып янган күз белән аякка басты, мәҗлесне төрткәләп, Госман янына килде дә рефератчының кулын кат-кат кысты, кочаклап үпте, дулкынланган тавыш белән әйтте: – Мин, – диде, – бүген бәхетлемен, иптәшләр! Г.Ибраһимов. Мин өмет утында утланган, Мин сөю суыннан тәм алган ---. Ф.Яхин 3) Берәр хис-кичереш, тәэсир нәтиҗәсендә бит, тән кызару; кайнарлану; кызыл булып янып тору. Һаҗәр тагы ялкынлана, тагы күзе томанлана, яңаклары кызарып утлана, иреннәре янып бара иде, инде хәлсезләнеп егылам дигәндә, кисәктән сикереп торды да ишеккә йөгерде. Г.Ибраһимов 4) күч. Ярсу, ярсып китү; ачу чыгу; кызу. Утланырсың, Уфылдарсың, уйланырсың. Шундыйларны кызганырсың... Шуннан башка ни кылырсың? С.Кудаш Утлана башлау Утланырга тотыну; утлану билгеләре күренү Утланып бетү Бик нык утлану, тәмам утлану Утланып китү Кинәт утлану, ниндидер сәбәптән, эш-хәлдән соң утлану |