УТЛАНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. утлану. Чит кеше кулына килеп эләгүгә борчылыпмы, әллә үзләре туып үскән, хуш исле үләнен ашаган шушы болын-кырлардан, алан-урманнардан бөтенләйгә аерылуларын сизенепме, атлар борчылып пошкырыналар, артларына борылып карыйлар, бара торгач, күзләрен утландырып, борыннарын киңәйтеп кешнәп куялар иде. Г.Бәширов. Каролина да бу фикерне хуп күреп, күзләрен утландырып, фужерын кулына алды. М.Хәсәнов Утландыра башлау Утландырырга тотыну |