УТКОЙРЫК и. зоол. Миләш чыпчыклары семьялыгыннан хәрәкәтчән, җирән койрыклы кечкенә генә сайрар кош; кызылкойрык; русчасы: горихвостка. Көн аяз, җилсез, җылы, түтәлләрдә уткойрыклар чүпләнә, бакча башындагы агачлыктан кошлар сайраганы ишетелә. М.Маликова. Сыерчык, сандугач, күке, шәүлегән, уткойрык һәм башка бик күп кошларны якыннан күрү – гадәти хәл. З.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә