У’ТКАБЫЗГЫЧ и. 1) Ут кабызу өчен җайланган махсус таш. Аның гади генә таш түгел, ә уткабызгыч икәнен аңлагандыр дип уйлыйсыңмы? Р.Вәлиева 2) Электр тогын тоташтыру яки өзү җайланмасы; тоташтыргыч; включатель. – Вәсилә апа, урам утын ник яндырмыйсыз? – диде кичке кунак һәм өйалды кырыена беркетелгән уткабызгычка басты. Н.Гыйматдинова 3) Ут кабызып җибәрү әсбабы; кабызгыч. Юмарт «инженер»ның кыйммәтле «Мальборо» сигареты, ялтыравыклы уткабызгычлары кызның күзен бөтенләй камаштырды. Ш.Шәйдуллин. Бала шырпы яки уткабызгыч тапкан очракта, бу турыда сезгә әйтергә өйрәтегез. Хезмәт даны |