УТИЛЬ и. лат. 1) Файдалануга яраксыз, кирәксез, ләкин чимал буларак кабат кулланырга мөмкин булган иске-москы әйберләр. Уенчыклар белән өстәл асты да, карават асты да тулган, ә бер буш почмакта утиль шикелле өелеп яталар. Ә.Еники. Аларны утильдән шушы хәлгә җиткерүче оста Рифгать Ибраһимов самавырда кайнаган чәйнең тәме турында сөйли. Туганайлар 2) сөйл. Файдалануга ярамаган әйберләрне кабат эшкәртүгә кабул итү пункты. Утильгә илтеп бирү |