УТИЛИТАРИСТ и. 1) филос. Утилитаризм тарафдары. Шулай ук барлык бәндәләргә дә, кая гына булсалар да, котылу алып килерлек бердәнбер хакыйкать доктринасы, табигый хокуктан яисә изге китаптагы вәхиләрдән я даһи кешенең күрәзәләреннән, я гади кешеләрнең табигый акылыннан, я кешелек дөньясына идарә итәргә куелган галим-утилитаристлар элитасының исәпләп чыгаруларыннан торган доктрина турындагы төшенчә дә – шулай ук хата фикер. Р.Хәкимов

2) Файда артыннан куучы, табыш алырга омтылучы, бөтен нәрсәгә тар прагматик күзлектән чыгып караучы кеше. [Заһид:] Практик әһәмият турындамы?! Фәндә утилитарист булырга ярамый. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә