УТИЛИТАРИЗМ и. лат. 1) филос. Кешеләр кылган барлык гамәлләрнең һәм әхлакның нигезендә файда алу омтылышы ята, дигән фикерне алга сөрә торган фәлсәфи-этик тәгълимат. Шушы сыйфатлары белән К.Насыйри этикасы индивидуалистик һәм эгоистик шәхси файда принцибына нигезләнгән утилитаризм этикасыннан тамырдан аерыла. Я.Абдуллин. – Яңа татар әдәбиятында, ди ул, 1910 1911 еллар әдәбиятын күздә тотып, хәзер агачка үсеп җитә торган гөмбә шикелле бер паразит бар: ул да утилитаризмның (ягъни тар практицизм, теләсә нәрсәдән турыдан-туры матди табыш алырга омтылу) менә шул сыйфатның – бик куәтле хөкем сөрүе. М.Мәһдиев

2) Һәрнәрсәдән матди файда, табыш алырга омтылучанлык. Бу үз нәүбәтендә газета прозаизмына хас гадиләштерү һәм утилитаризм кебек кимчелекләрдән дә азат булмады. Г.Халит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә