УТИЛИТАР с. лат. 1) Практик әһәмияте, кулланылышы булган; гамәли, практик. Шулай ук укыту процессында утилитар дидактикадан арындыру да кагыйдә итеп куелды. А.Әхмәдуллин. Рецензияләнгән китап үзенең утилитар максатыннан бик ерак тора. Фән һәм тел // сөйл. Көнкүрештәге; көндәлек куллануга яраклы; еш кулланыла торган; функциональ. Гомумән, борынгы җәмгыять кешеләре өчен әйберләрнең утилитар (көнкүрештәге) вазифасы һәрвакыт өстен булып килгән. К.Гыйззәтов. Үз иҗат җимешләрен декоратив (интерьер бизәге буларак) һәм утилитар (көндәлек куллануга яраклы) әйберләргә бүлә ул. Кәеф ничек?

2) Файда китерүне генә күздә тоткан; утилитаризм белән сугарылган. Югарыда сөйләнгәннәрдән ачыкланганча, яшәүнең төп чыганагы аучылык булган борынгы җәмгыятьтә тотемистик ышанулар утилитар максатларда зур урын тоткан. Л.Җамалетдинов. Ни өчен без нәфес идарә иткән утилитар җәмгыятьнең винтиклары булып, язмышка буйсынып, гомер буе аңа хезмәт итәргә тиешбез соң? Н.Шәрифуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә