УТИЛИЗА’ЦИЯ и. лат. Эшкә ярамый торган яки кирәк булмаган нәрсәләрне кабат куллану, чимал буларак файдалану эше. Машиналар, аларны [чүп-чарны] төяп, утилизация пунктына илтәләр. Ә.Рәшит. Казан шәһәре думасы депутатлары бер көн эчендә «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖнең әлеге инвестицион программасын һәм чүп-чар утилизациясе өчен түләнәчәк тарифның 2012 2014 елларда артуын раслап та куйдылар. И.Ядкәрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә