УТА’У I ф. 1) Чүп үләннәрне йолкып, басуны, бакчаны һ.б. чистарту; чүп үләннәрен йолку. Моны малайга кырык градуслы эсседә иген басуы утаган әнисе өйрәтте. А.Хәлим. Шуңадыр инде Ходай үзеннән сәламәтлекне кызганмаган: туксанга кадәр бакчада чүп утады, чебеш-бәпкә белән мәшгуль булды, көтүдән кайткан малларны үз урынына кертеп яба, хәтта өй эчендә дә кул җиткән чаклы савыт-саба юа иде. Х.Ширмән 2) Агачның ботакларын кисеп сирәкләү, күпләп сындыру, чәчәкләрне күпләп өзү, кисү. Аларны аерып була башлагач ук, вакытны сузмыйча, баобабларны [гөләп үсентеләрен] утарга кирәк. Р.Вәлиев. Юл һәлакәтенә очрап хастаханәгә эләккәч, Татьяна ханымның бакчасына кереп, бөтен чәчәкләрен утап чыгып киткәннәр. Шәһри Казан 3) күч. Урлап җыеп чыгу яки ашап бетерү. Әрсез кәҗәләр, караучысыз калган бакчаларга кереп, яшелчәләрне утыйлар. М.Галәү. Оятсыз малайлар кыярны утап чыкканнар 4) күч. Күпләп үтерү, кыру. Хәзер [большевикларның] авыллардагы иярченнәрен дә утарга кирәк. Т.Гыйззәт Утап алу Тиз генә, кыска гына вакыт утау. Шуннан чәчәк, яшелчәләр су сорый, түтәлләрне утап аласың. Татарстан яшьләре Утап ату к. утап ташлау. Ялгыш утап атмыйк, Кыраулардан саклыйк Бердәй тойгы-хисне. Ф.Гыйззәтуллина. Ә менә шул чүпне утап ату ысулын берсе дә тәкъдим итми. Безнең гәҗит Утап бару Булган берсен рәттән, эзлекле рәвештә утау. – Минем казлар бик тырыш: тирә-юньдәге буш яткан җирдәге бер чүпне дә калдырмыйча утап баралар, – ди хуҗа. Шәһри Казан Утап бетерү Барысын да утау; утау эшен төгәлләү. Әти дә эштән кайтты, әнкәй-апалар да чөгендер басуыннан кишәрлекләрен утап бетереп кайттылар. Ф.Яхин. Чөгендер җирен утап бетермәкче идем, барыбер калды. Р.Кәрами Утап килү Акрынлап рәттән утау. Бәрәңге бакчасын утап киләм, чөгендергә тотынмаган да әле Утап кую Алдан яки тиз арада уталган хәлгә китерү. Кайткан төшеңә бөтен өеңне утап куярлар! Ш.Хөсәенов. – Бер укучы бала, җәйге практикага килеп, үзенә тиешле түтәлләрне актриса Фирдәвес Әхтәмова утап куйганын күреп, шаккатып инша да язган иде, – ди Дания ханым. Кәеф ничек? Утап ташлау Тиз генә, аннан-моннан утау; ачу, кызулык яки ялгышлык белән утау. Сез үзегез дә тарыдагы билчәннәрне, сөтле үләннәрне утап ташлыйсыз – игенне болардан тазартасыз. Г.Ибраһимов. Түтәл тулы – гел үлән... Утап ташладым барын! Р.Фәйзуллин Утап тору Гел, һәрвакыт, даими утау; хәзерге вакытта утау. Бакчадагы чүп үләнне үскән саен утап торган шикелле, әлеге карашларга каршы даими көрәш бара. С.Поварисов. Миннән фәкать су сибеп, чүпләрен утап торуны гына сорыйлар. Г.Галиева Утап чыгу Барысын да яки тулысынча утау. Утыз сутый бәрәңге бакчасын бер өй бала-чагасы булган ишле гаилә тизрәк утап чыгармы, әллә ике-өч бөртек карт пенсионерлар яшәгән гаиләме? А.Хәсәнов Утый башлау Утарга тотыну. Гадәттә, дачага килүгә үк, без, күршеләрдән яхшы түгел дип, түтәлләрдәге чүпне утый башлыйбыз. Шәһри Казан |