УТАР и. 1) Терлекләрне һавада тотар өчен, киртә белән уратып алынган урын. Тотыш аны-моны абайлап өлгергәнче, ул кире утар ягына карап китте. Н.Фәттах. Ахыры сәяхәтенең унҗиденче көнендә дөяләрне утар ягына борырга боерды. М.Әмирханов 2) иск. Гадәттә бай йорты һәм каралтылары булган алпавыт җире, биләмәсе. Җитмәсә, утар талаудан күрелгән зыянны каплау һәм үтерелгән түрәләрнең гаиләләрен асрау өчен, һәркемгә яңа салымнар салыначак, ди. М.Галәү. Утарда көнитешнең бәйрәм, кунаклар, көндәлек һәм хезмәтчеләр катламына караган өлешеннән тыш, дүртенче – башка, астыртын яшәеш: яшерен мәхәббәт, яшерен дуслык, яшерен явызлык дип аталганы бар. Г.Гайнуллина |