УТ I и. 1) Яна торган предметны чорнап алган кызу газлар; ялкын. Һәлакәткә дучар булган машиналарга ут каба, шартлыйлар. А.Хәсәнов

2) Кызган күмер һ.б.ш. яндыру, кабызып җибәрү чарасы. Утка, соскы тотып, күршеләргә йөрерсең. А.Гыйләҗев. Үз сәгате белән, кояштан иртә торып, мич алдындагы күмер самавырына ут куеп, күрше килене Зөһрә керткән каймак белән чәй эчеп көнен башламаса, күңеле булмый. А.Хәйретдинова

3) Янып торган учак. Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка, Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка. Г.Тукай

4) Янгын. Шуңа күрә кызу җәй көннәренең берсендә авылда ут чыгып, байтак йортлар кара күмергә әйләнсә дә, дуңгыз караучы кызның ап-ак итеп агартылган балчык куышы афәттән котылып кала. А.Тимергалин. Урамнан кабат ату куркынычы янавын үлчәп-чамалап та тормыйча, --- барысы тиң, ялкын телләре бии башлаган чүпрәкләр өстенә ташланып, утны сүндерделәр. В.Имамов

5) Табигый яктылык чыганагыннан яки яктырткыч прибордан таралган яктылык. Пирста сигнал утлары гына яна, чөнки бомбага тотудан куркалар. А.Тимергалин. Ай утында урам көрәп йөрим, Ә кар ява, ява ишелеп!.. Г.Гыйльманов. Тимерҗанны төн уртасына чаклы утны сүндермичә көтеп утырдылар. В.Имамов

6) сөйл. к. электр. [Вахит] өй тирәләрен, ишегалларын, капка төпләрен кар көртләреннән чистартты, почтага чыгып, газга, утка түләп кайтты ---. Г.Гыйльманов

7) Коралдан ату, атыш. Алга бардылар безнең сафлар Дошман утлары аркылы. А.Алиш. Урыс позицияләренә уртадан һөҗүм иткән французларны Семёнов ерганаклары алдында көчле артиллерия уты туктата. З.Зәйнуллин // Көчле сугыш хәрәкәтләре турында. Шигырьләрем минем дан күрәләр, Солдат булып утка керәләр... Г.Кутуй. Онытыламы соң бергә кан койган, бергә утка, үлемгә кергән сугышчан дуслар! Г.Әпсәләмов

8) күч. Кешенең эчке халәтенең чагылышы буларак күзләрдәге ялтырау. Зәңгәр күзләрендә ут уйнап торган аксыл бөдрә чәчле бер егет иде ул [Александр]. Г.Әпсәләмов. Үзенең [Сафуановның] күзләрендә уенчак утлар елтырый иде. А.Тимергалин

9) күч. Кемне дә булса биләп алган көчле хис, тойгы. Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында, Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән – Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан. Г.Тукай. Җирнең карынында Кузгалгач дәһрилек утлары, Биштау булып күккә ашкан дала, Биш өлгесен күкнең куптарып!.. А.Хәлим

10) күч. Күңел күтәренкелеге, дәрт, рухи көч. Уйларым җиңеләеп, яктырып киттеләр, миндә яңа тормыш уты кабынгандай булды. Бу ут алга – каядыр еракка, биеккә дәшә иде. А.Нәҗми

11) күч. Дәртле, энергияле холкы белән аерылып торган, елгыр, үткен кеше. Егет булса, ут булсын, ут булмаса, юк булсын! Мәкаль. Егет булса – мут булсын, Ике күзе ут булсын. Ике күзе ут булмаса, Бар булганчы, юк булсын. Мәкаль

Ут алу 1) Ялкын белән биләп алыну, яна башлау. Өй эчен ут алды; 2) Яктырткыч приборны эшләтү, тоташтыру, ут яки учак яндырып җибәрү, кабызу. Тугайрак урында туктадылар, коры-сары җыйдылар да ут алдылар. М.Хәбибуллин. Котдус папиросына ут алды. Э.Касыймов. Караңгы төште, авыл ут алды. Г.Гыйльманов; 3) Югалу, юк булу. Юлларым буталды, Үткәнне ут алды... Ә мәхәббәт калды. З.Хәкимуллина; 4) Оялу, дулкынлану һ.б.ш.дан кызарып чыгу, кызышу. Бу сүзләреннән сон Әзһәрнең йөзен ут алды. Ф.Яхин; 5) Күңелне борчу, шик, мәхәббәт һ.б.ш. көчле хис биләп алу, тынгылык бирмәү. Ут ачу Утлы коралдан ата башлау. Пушкаларым бердәм ут ачтылар. М.Хөсәен. Тизрәк тылга шалтыраттык, тупчылар киртәли торган ут ачтылар. Х.Камалов. УТ борчасы (кебек, сыман) Бик хәрәкәтчән, елгыр, үткен кеше турында. Өйдә мин, тугыз яшьлек боек бала Рамазан да ут борчасы алты яшьлек Ризуан торып калдык. Г.Ахунов. Ут борчасы сыман бөтерелгән күз иярмәслек җитез хәрәкәтле чая кызый ул арада учына тутырган комны тирә-якка сибә. А.Хәйретдинова. Ут булып яну Тән температурасы күтәрелү, кызышу. Әле җитмәсә, бөтен тәнем сызлый, ут булып яна башлады. А.Мансуров. Табан аслары кичкә ут булып яна. Ф.Садриев. Ут йоту Кем яки нәрсә өчен нык борчылу; өзгәләнү, хафалану, хәсрәт чигү. Мыек төрткән елгыр бер зат өчен ут йоткан чаклары булды инде кызның... С.Лашманчы. Үз-үземнән никадәр яшерергә тырышсам да, әниемнең минем өчен ут йотуын, билгесезлектә бәргәләнүен күңел кылым белән сизеп торам. А.Әхмәтгалиева. Утка бастыру к. утлы табага бастыру. Ут кабу 1) к. ут алу ( 4 мәгъ.). Үзенең ашыгыч нәтиҗә чыгаруын тойган Мөхәммәтнең колак очларына ут капты. З.Хөснияр. Табан астына ут капты, күрәсең, Мөхәммәд шаһ икенче таңда ук Бохараны ташлап чыгып качты. В.Имамов; 2) к. ут алу ( 5 мәгъ.); 3) Куркыныч янау. Утка керү Белә торып, аңлы рәвештә тормышны куркыныч астына кую; җанын кызганмау. Җиденчеләре – егерме алтынчы елгы, әле өйләнергә дә өлгермичә утка кергән Әхмәтҗаннарына гына Җиңү көнен күрергә насыйп иткән икән. А.Хәлим. Утка коры утын (май) өстәгән сыман булу Кешене тагын да котыртып җибәрү. Фәиз өчен исә бу – тагын күңелдәге утка коры утын өстәгән сыман булды: «Нишләп әле ул миннән кача, минем белән утырып бер ярты салырга да теләми!» З.Хәким. Ут капкан кебек (капкандай) 1) Бик эсселәнеп, бик нык кызып. Каяндыр тирәннән шуңа каршы сукыр ачу дулкыны күтәрелә, куллары йомарлана башлый. Шул дулкын канны кыздыра, бөтен тәненә ут капкан кебек итә. Х.Камалов; 2) Бик ашыгып, кабаланып, ыгы-зыгы килеп. Ут капкандай фермадан мастерскойга, аннан кырга, аннан техника паркына чабып йөрүче председательләр хәзер дә юк түгел. Г.Бәширов. Утка салу Тынычлыгын алып, кемне дә булса көчле кайгыга, сагышка дучар итү. «Әтине үтергән кеше кем? Кайчан тотарлар?» дигән сабырсыз уй каныма ут салды. Х.Сарьян. Утларга салырсың, беләм, Калкырмын кабат көлдән! Беләгең тала йөгемнән. Йөрәгең сакла, иркәм!.. Л.Янсуар. Утка тоту Билгеле бер нәрсәгә, урынга төрле сугыш коралларыннан көчле ата башлау. Безнең авиация ул дивизияне маршта чакта ук берничә тапкыр утка тотты, шулай да аның калдыкларыннан шактый зур көч туплануы мөмкин иде әле. Г.Әпсәләмов. Ут кебек (шикелле, күк) 1) Бик кызу, кайнар, эссе. [Мөдәрриснең] бөтен тәне ут кебек яна, күзен ачарлык та хәле юк иде. Р.Максудов; 2) Бик чая, үткен; булган, җитез. Тыштан ут кебек Чистай кызының күңел шәрәфе үзе бер шигъри садәлектән, нәфис моңнан һәм шигъри ташкын куәтеннән тора кебек. Р.Туфитуллова; 3) Бик ачык булып, күзгә бәрелеп (ешрак кызыл төскә карата кулланыла). Күлмәге нинди матур, ут шикелле янып тора. Кайдан алды икән андый күлмәкне? И.Салахов. Кич. Эңгер иңеп килә. Әти офыктагы ут кебек янган шәфәкъ яктысына карап тора башлады. М.Хәбибуллин. Ут күзле 1) Кыю, үткен, тере, дәртле карашлы. Ә үзегез биш ел көтәр идегезме? Сезнең янда ут күзле егетләр урала, ди!.. М.Хәбибуллин; 2) Күпне күрә, тиз күреп өлгерә торган. Кара туры атлар чаба – ут күзле, Кем күтәрә җирнең йөген – шул көчле! С.Сөләйманова. Бу «сукыр тычканнар», җир куеныннан дәррәү күтәрелеп, ут күзле арысланга әвереләләр дә тешләрен ыржайтып каршы алалар тегеләрне. С.Поварисов. Ут күрше 1) Янәшә йортта яшәүче. Әгәр ут күршеңә ут сорап керсәң, аңлармы ул? А.Хәлим. Кызып алган ут күрше Хәмит абзый да: – Син, парень, тегеләй-болай геройлык күрсәтергә яратасың, сматри, тегендә эләксәң, сак бул, – ди. Х.Исмәгыйлев; 2) Янәшә төбәктә, территориядә яшәүчеләр. Кем әйтмешли, ут күршебез башкорт телендә хәлләр ничек торган соң? А.Тимергалин. Ут өермәсе 1) Төрле сугыш коралларыннан берьюлы ачылган ут, көчле атыш. Солдат булып, утлар өермәсен Соңгы тапкыр кичкән көнемдә Кайчандыр бер тик төшемә кергән Җәһәннәмне күрдем өнемдә. М.Садри. Әйтерсең лә ут өермәсе, җан иясен генә түгел, табигатьнең матурлыгын да юкка чыгарырга тырыша. М.Мәхмүтов; 2) Күңелне биләп алган хисләр; хис ташкыны. Егетләрнең күңелләрендә – ут өермәсе, кызларның күзләрендә, Марсель Гали әйтмешли, «тояк уйный». Ф.Сафин. Ут өертү к. ут уйнату. Идарә каршына сары мотоцикл белән, ут өертеп, участок милиционеры килеп туктаган иде. Ф.Садриев. Ут салу Яндыру. Кайсыдыр салам түбәле өйгә ут салды. Коры саламга эләккән ут дөрләп яна да башлады. М.Хәбибуллин. Курсыбай бистәсенә ут салган, үч салган, үч алучы да мин булырмын... В.Имамов. Уттан алып суга (бозга) салу Бер бәладән коткарып, икенче – тагын да зуррак бәлагә дучар итү. Безне сулардан куганнар «бөек милләт» булганнар, уттан алып бозга салып, чукындырмак булганнар. Уттан алып суга салып – бары чыныктырганнар!.. Р.Әхмәтҗан. Сынар тәкъдир, сынар азаккача: Сыналып сынмаганны мең кат Уттан алып суга салыр ул, Барыбер өс чыгып калыр ул... М.Мирза. Уттан курыккандай Бик нык, кот очардай булып. Әмма татар белән башкортның дус яшәвеннән, димәк, нык көчәеп китүеннән урыс түрәләре уттан курыккандай курыкканнар. М.Әхмәтҗанов. Уттан курыккандай куркалар бу сырхаудан. М.Әмирханов. Утта яну к. ут булып яну. Сафиулла, тәнкәйләрең сызланадыр шул, утларда янасыңдыр, сиңа әйтәм. А.Әхмәтгалиева. Ут төртү к. ут салу. Менә бер заман аргы якта югарыга аксыл зәңгәр төтен күтәрелде – аучылар коры камышка ут төрттеләр. Н.Фәттах. Уяныгыз, өегезгә ут төртәләр! А.Хәмзин. Ут уйнату Эшнең рәтен белү, бик кызу, бөтен көчне салып, җитез-җитез эш эшләү. Ичмасам, арка-җилкә рәхәтләнгәнче, киерелеп торып, ут уйнатып эшлисең! Г.Бәширов. Басу юлларында, ут уйнатып, тузан өермәсе куптарып, ашлык төягән машиналар чаба. М.Мостафин. Ут чыгару 1) Янгын барлыкка китерү; янгынга сәбәп булу. Исерткеч эчемлекләр кулланып, ут чыгару нәтиҗәсендә хәрби милекне юк итүгә юл куйган өчен, Рәмзигә каршы җинаять эше ачылу ихтималын ишеткәч, Әлфис, соңгы өмет белән, үзенең взвод командиры янына барырга батырчылык итте. И.Диндаров; 2) Нәрсәнедер бик кызу һәм оста итеп башкару. [«Читават» Сәйфетдин абый] cугыштан сыңар аягын өздереп кайтса да сынатмый, әнә нинди дәрәҗәле эштә эшли: чут төймәсен йөрткәндә, бармаклары арасыннан ут чыгара, дип сөйлиләр. Р.Низамиев. Танылган җырчы, атаклы нәфис сүз остасы, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары булмасалар да, гүзәл кызларыбыз, җыелган халыкка үзләренең өйрәнгән шигырь-җырларын, җыр-биюләрен тәкъдим итеп, рухлары нык, күңелләре бай икәнен дәлилләделәр. Л.Габидуллина; 3) Кискен итеп, бик үткен итеп, ялкынланып, кызып сөйләү; үзәк өзгеч, үтемле итеп башкару. Ә язларын ничек сайрый иде! «Ут чыгара» иде күкләрдән!.. Р.Әхмәтҗанов. Ут чыккан кебек (чыккандай, чыкканмыни) 1) Бик нык ашыгып. Ул ара да булмый, казан янындагы тирләп, пешеп, кызарып беткән шәкертләрдән берсе ут чыккандай кабаланырга тотынды ---. Г.Ибраһимов. Көннәр йөгерә ут чыккандай алга, Кимемәгән тарткан йөгем дә. Дирбиясе чишелмәгән аттай Ятармын мин ауган җиремдә. И.Беляев; 2) Ыгы-зыгы чыгарып, каударланып, тыз-быз килеп. – Уф! Котны алдың бит! Ут чыккандай кычкырмасаң... – диде ул [Асилә] ахирәтенә. Л.Лерон. Ут ягып Бик каты, бик нык (кычкырышу тур.). Таһиянең кыяфәтеннән күренә: ике кодагый ут ягып кычкырышканнар. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә